Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Ел әйләнәсе эштә

Шушы көннәрдә "Кама" агрофирмасы генераль директоры Камил Садыйков белән очрашкач ул хуҗалыкта ел әйләнәсе тик торуны белми торган, үз хезмәтенең чын остасы, алдынгы тракторчы Николай Назаров белән очрашырга киңәш итте.

Аны эзләп ерак барырга туры килмәде. Хуҗалык уңганын Рус Әшнәге фермасында очраттык. Морҗасыннан кара төтеннәр чыгарып астагы терлекчелек бинасы янәшәсендә үз эше белән мәшгуль иде. Без ферма мөдире белән терлекчелектәге хәлләр турында фикерләшкән арада ул да эшен төгәлләп менеп җитте. Элек-электән кайда начар ул шунда дигәндәй, аны да иң йомшак участокка ярдәмгә җибәргәннәр. Шуңа күршеләрендә эшкә яраклы техника һәм тәҗрибәле механизаторлар калмагач, Николай Назаровны кышкы чорда Рус Әшнәге фермасына ярдәмгә билгеләгәннәр.


-Бездә ул бик күп эшләр башкарды. Карлы кыш айларында юлларны кардан арындырды, сенаж базларын чистартты, ферма тирәләрендә һәм терлекләр утарында тупланган тиресне бер урынга өйдерде. Һич кенә дә тик торуны белми торган механизатор, рәхмәттән гайре сүз юк аңа,-ди ферма мөдире Нәҗип Әльмөхәммәтов. Эшләгән кешене һәр коллективта үз итәләр, яратлар шул. Николай да шактый еллардан бирле инде механизаторлык хезмәтендә. Кайберәүләр кебек ул мин чәчү остасы дип кыш айларында кул кушырып утырмый. Тракторына көрәк куеп юл чистартырга чыгып китә. Үз хезмәтен белеп, яратып һәм иң мөһиме җиренә җиткереп башкарганга коллективта үз итәләр аны. Техниканы да егет бик яхшы белә. Гомере буена диярлек чылбырлы тракторда, нинди операцияне йөкләсәң, шуны булдыра диләр аның турында. Ул иярләгән "корыч айгыр"ның хуҗалыкка кайчан кайтарылганын да төгәл белүче юк.


Бар гомерен диярлек Анатыш авылында үткәргән бу механизатор районыбыз чигендәге Крәшен Казысы янәшәсендә урнашкан Григорьевка авылында дөньяга килгән. Тик бу төбәктә яшәүчеләр саны көннән-көн кими башлагач әти-әниләре бар булган мөлкәтләрен җыеп ул чорларда гөрләп эшләп торган Анатыш авылына кайтып төпләнгәннәр. Әтисе Николай Федорович белән әнисе Нина Андреевна икесе дә терлекчелек тармагында хезмәт куйганнар. Маллар да караганнар, сыер да сауганнар. Гаиләдә 7 балага да үзләре үрнәгендә яхшы хезмәт тәрбиясе бирә алганнар. Икенче бала булып дөньяга килгән Николай кечкенәдән өй эшләрендә булышкан, абзарларында булган терлекләрне карап үстерүдә ярдәм күрсәткән. Әнә шулай бар эшкә дә кулы ятып торган малай җәйге каникул вакытларында ындыр табагына кайткан ашлыкны чистартып урнаштыруда булышкан. Соңрак комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Ә инде 8 нче сыйныфны тәмамлагач ул үзенә яхшы һөнәр үзләштерү нияте белән Корноухово авылындагы һөнәри училищега юл тоткан. Егет анда авыл хуҗалыгы техникалары серләренә өйрәнгән. Укуын уңышлы тәмамлап кайткач тәбәнәк кенә буйлы бу егетнең нәрсәгә сәләтле булуын сынап карау уеннанмыдыр, күпне күргән колхоз рәисе Григорий Хроленко аңа шактый таушалган чылбырлы тракторны тапшырган. Училищеда алган белемен эшкә җигеп, белмәгәннәрен тәҗрибәле тракторчылардан сорашып ул техниканы әзерләп язгы кыр эшләрендә катнашкан. Берничә ел дәвамында хуҗалыкта хезмәт куйганнан соң инде эш серләренә тәмам өйрәнеп җиттем дигәндә генә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Анда да сер бирми егет. Кыска гына вакыт эчендә сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы булып җитешә. Ә туган ягына кайткач аңа инде яхшы, төзек хәлдә булган ДТ-75 тракторын тапшыралар. Һич кенә дә карышуны белмичә тырыш хезмәт куя ул. Яшьлегендә сайлаган һөнәре серләрен тирәнтенрәк өйрәнгәч, егеткә катлаулырак операцияләрне дә йөклиләр. Карлы-буранлы кыштан соң ямьле яз ае җитә дигәндәй, еллар да бер-бер артлы бик тиз узып китәләр. Хуҗалыкта тракторчы хезмәтен башкаруына да инде шактый еллар узган. Ә соңгы вакытларда игенчелектә эшләве елдан-ел яхшыра, камилләшә. Финанс хәлләре яхшы булган хуҗалыклар заманча яңа техника кайтара. Аларда җәйге эсседә һава суыткыч, җилләткечләргә кадәр куелган. Бу хакта ул һәм аның элеккеге хезмәттәшләре хыяллана да алмады. Хәер, үзенең ДТ-75 тракторы белән дә Николай Назаров бер дә кимен куймый, сынатмый. Быел ул 41 нче язын басуда каршыларга исәп итә. Алдагы еллардагы кебек язгы кыр эшләрендә сер бирмиячәк егет. Тикмәгә генә хуҗалыкта үз хезмәтенең чын остасы дип әйтмиләр аның турында.


Рәсемдә: алдынгы механизатор Николай Назаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X