Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Өч дистә ел мактауда

Асия Вәлиуллинаның урта мәктәпне тәмамлап Сабакай авылы фермасына эшкә килүенә быел 32 ел тула. Әле дә хуҗалыкта күпләрне сокландырып олы уңышлар яулый, күз генә тия күрмәсен үзенә, диләр хезмәттәшләре.

Фермада гына түгел, агрофирма күләмендә Асия Вәлиуллина еш мактала. Берүзенә 50 баш сыер сава ул. Аларның һәркайсыннан көненә уртача 13-14 килограмм сөт алуга ирешә. Аның тормыш иптәше Рәисне дә хезмәттәшләре үз итәләр. Чөнки мул продукция җитештерүдә аның да өлеше зур. Тракторына "Деловаль" агрегаты тагып ул малларга азыкны сыйфатлы итеп эшкәртеп, улакларына таратып чыга. Үз эшенә җаваплы караган хезмәткәр ял, бәйрәмнәрне белмичә тырыш хезмәт куя. Бу гаилә белән аралашкан саен үткәннәрен дә күбрәк белә барам. Асия башлангыч сыйныфларда укыганда ук әнисе янында чуалырга яраткан. 6 нчы сыйныфны тәмамлаганда ул беренче мәртәбә әнисе Минҗиһан апа янына фермага аяк баса. Менә шул вакыттан әнисенең җылы карашы, өлкән савымчы апаларының үзара дус, тату, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләүләре фермага тарта да инде аны. Һәр килүендә әнисенә һәм апаларына булышып, аларның авыр хезмәтләрен җиңеләйтергә тырыша кыз. Ә инде җәйге каникул вакытларында җиң сызганып эшкә керешеп аларны ял иттерә. Ул вакытларда ук кызның күңеле терлекче хезмәтенә тартыла. Шуңа 1981 елда урта мәктәпне тәмамлагач әнисе эшен дәвам иттерү нияте белән ул фермага эшкә килә. Әйтергә генә ансат, бер карашка шушы кыска гына булып тоелган вакыт эчендә шактый гына күркәм үзгәрешләр, олы вакыйгалар булып узган икән бит. Шуларның иң истәлеклесе, мөгаен, сыйныфташы Рәис белән гаилә корып яшәүләре булгандыр. Мәктәп елларындагы кебек мөстәкыйль тормышта һәм хезмәттә дә алар бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп сокландыргыч гомер кичерәләр. Үзләре кебек эш сөючән, тырыш ике малай тәрбияләп үстереп олы тормыш юлына басарга ярдәм иткәннәр. Хезмәт алдынгысы белән хушлашыр алдыннан: «Фермада 50 баш сыер савып кайткач нык арыйсыздыр, малларны күрәсе дә килмидер инде?»,-дигән идем. "Ничек инде авылда терлексез яшәргә мөмкин",-дип гаҗәпләнде ул. Аннары агрофирма җитәкчеләренә үз эшче-хезмәткәрләрен терлек азыгы белән тәэмин итеп ярдәм күрсәтүләренә рәхмәтле булуын белдерде. Элек шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алар 3 әр сыер асраганнар. Ә хәзер инде төп нигездә икәүдән-икәү генә калгач та маллардан аерыласылары килми, сыерлары, бозаулары бар. Асия бераз уйланып торгач кечкенәдән малларны яратуын, шуңа инде фермадан эшләп кайткач та үз хуҗалыкларында алардан аерыла алмавын әйтте. Әнисе эшен уңышлы дәвам иттерүче бу алдынгы терлекчедән башка җавапны көтмәгән дә идем.
Рәсемдә: коллектив уңганы Асия Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X