Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Булдыра, Марат!

Халык телендә, эш сөйгәнне-ил сөяр, дигән әйтем, Иске Арыш авылында яшәүче Марат Зәйнуллинга туры килә.

Ул да кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскән. Мәктәпне тәмамлагач туган авылы кырларында хезмәт куйган. Ә хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач хуҗалыкта тракторчы булып эшләгән. Урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утырган. Шуңа үзен хуҗалыкта да бик тиз үз итәләр. Әтисе Мансур ага күп еллар дәвамында бригадир булып эшләсә дә, егет үзе өчен җиңел эш урыны эзләми, кая кушсалар шунда бара. Һәрчак үз эшен белеп, яратып, зур төгәллек белән башкара. Шуларны искә алып хуҗалык җитәкчеләре аны ындыр табагына машинист итеп билгелиләр. Биредә аның кул астында булган дистәдән артык ашлык чистарту, төяү җайланмалары бервакытта да тик тормый, ватылуларны белмичә эшләүне дәвам иттерә. Иске Арыш авылы "Азык-төлек корпорациясе" бригадасына әйләнгәч тә үз эшенең остасы булган Маратны җитәкчеләр бик тиз күреп алалар һәм үзләренә эшкә кабул итәләр. Аның быел ындыр табагында хезмәт куюына да 35 ел була инде. Бүген биредә ул үлчәүче, склад мөдире хезмәтләрен башкара. Әлбәттә инде, механизмнарның көйле эшләвен дә тәэмин итә. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра торган егетләрдән ул, Марат. Үз эшенә һәрчак җаваплы карый. Производствода гына түгел, тормышта да мактаулы, үрнәк ул. Авылда китапханәче булып эшләүче тормыш иптәше Зәмзәмия белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Игезәк уллары Булат белән Илфат хәрби хезмәттә. Тиздән алар Сочида үтәчәк кышкы олимпиада уеннарына тәртип сагына китәчәкләр. Командирларыннан уллары хакында рәхмәт сүзләре белән хатлар килүе әти-әнигә сөенеч өсти.
Марат Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X