Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Бер гаиләдәй, бер бөтен булып...

Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән дүшәмбе киңәшмәсе үткәреп, районда терлекчелекне яхшырту буенча ункөнлек игълан итте. Киңәшмәдән соң без авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Вәкил Хаҗиев белән хуҗалыкларга юл тоттык. "Масловский" акционерлык җәмгыятенең терлекчелек фермасы елның-елында нәтиҗәле эшли. Бирегә килгәч хуҗалыкның баш зоотехнигы Иван...

Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән дүшәмбе киңәшмәсе үткәреп, районда терлекчелекне яхшырту буенча ункөнлек игълан итте.
Киңәшмәдән соң без авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Вәкил Хаҗиев белән хуҗалыкларга юл тоттык. "Масловский" акционерлык җәмгыятенең терлекчелек фермасы елның-елында нәтиҗәле эшли. Бирегә килгәч хуҗалыкның баш зоотехнигы Иван Младшинны эзләп йөрергә туры килмәде, ул хезмәт урынында иде. Баш белгечнең сүзләренә караганда, хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1150 гә җиткән. Аның 310 ы савым сыерлары. Соңгы елларда савымчы Мария Аксакова мактала икән. Районыбызның Каз.Чаллы авылында ишле гаиләдә туып үскән. Кечкенәдән әти-әнисе янәшәсендә терлекләр янында чуалырга яраткан. Ә мәктәпне тәмамлагач сыйныфташ дуслары белән шәһәргә китеп бухгалтерлык курсында укыган. Аннары берничә оешмада алган белгечлеге буенча хезмәт куйган. Тик күңелгә охшарлык торак урыны булмаганлыктан алар ире Иван белән киңәшләшеп, үзвакытында районыбызның бик күп яшьләрен сыендырган "Масловка" совхозына эшкә кайтканнар. Ул еллардагы совхоз директоры Галина Васильева аларны җылы кабул иткән һәм яңа йорттан үзләренә ике бүлмәле фатир биргән. Мария баштагы мәлдә заводта бригадада, аннары фермада сыер савучы булып эшли башлаган. Дөрес, элеккеге белгечлеге буенча үзен исәп-хисап эшенә дә чакырганнар, әмма риза булмаган ул.
-Ярый әле биредә калганмын, терлекчелектә эшләүчеләргә бездә кадер-хөрмәт зур. Директорыбыз Николай Андреевка рәхмәттән гайре сүзебез юк. Ул һәркөнне диярлек килеп хәлләребезне сораша, көндәлек көнкүреш яшәешебез белән кызыксына, булыша, ярдәм итә,-ди Мария.
Коллективта да үзен яраталар. Әле күптән түгел генә яңа таналар төркеме кабул итеп тәрбияли башлаган икән. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр, катлаулы булуын һәркем яхшы аңлыйдыр. Бирегә килеп мөстәкыйль рәвештә сыер сава башлаган көннәрендә өлкән хезмәттәшләре үз игътибарларыннан ташламыйлар аны. Рәшидә Кәримуллина, Мәдхия Гыйматдинова, Роза Романовага әле дә рәхмәтле ул. Ә бүгенге көнгә кадәр янәшәсендә Нина белән Татьяна Захаровларның тырышып, күңел биреп эшләүләренә зур соклануын белдерде әңгәмәдәшем. Шулай ук коллективның мактаулы савым осталары Сөембикә белән Рөстәм Галимовлар турында да бик күп җылы сүзләр ишеттем аннан. Менә гаилә ичмасам. Күптән түгел генә улларын да үзләре янына эшкә алганнар. Мария Аксакованың әйтүенә караганда коллективлары үзара дус, тату, ярдәмләшеп яши. Бергәләшеп шәһәргә концертларга да баралар. Җәен табигать хозурына чыгарга да вакыт табалар алар. Әлбәттә инде бәйрәмнәрне, туган көннәрне гел бергә үткәрәләр. Бер гаиләдәй булып эшләгәнгә, масловкалыларның хезмәт уңышлары да елдан-ел яхшыра. Һәркөнне бу коллектив хәзерләүләр пунктына яхшы, югары сыйфатлы 3 тоннадан артык сөт сата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X