Балык, кап, яр өстендә ялтырап ят!
Редакциябезнең тәрәзәсеннән Чулман елгасы күренеп тора. Әле кайчан гына дулкынланып торган елга инде боз белән капланды. Озак та көттерми, боз өсте балыкчылар белән тулды. Димәк, кышкы балык тоту чоры ачылды.
Чатнама салкында бозга ясалган уентыкка кармак салып, сәгатьләр буе шуңа карап утыручыларны аңлар өчен, бер булса да, бу кешеләр белән аралашып, үзең дә алар арасында булып карарга кирәктер.
Шулай беркөнне тәвәккәлләп, үзләре белән сөйләшеп, кыш көне балык тоту ни рәвешле бара икәнлеген үз күзләребез белән күреп кайту өчен, Чулман елгасына юл тоттык... Бу турыдагы язма газетабызның алдагы санында дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев