Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Балык Бистәсе районында "Масловский" хуҗалыгында эшләүче Олег Егоров әти-әнисенең эшләрен дәвам итә

"Масловский" хуҗалыгында терлекче булып эшләүче Олег Егоровны мәктәптә укыган елларында көрәшче буларак район күләмендә зур җиңүләр яулавын әле дә яхшы хәтерлим.

Укуын тәмамлагач ул әле хуҗалыкта комбайнчы ярдәмчесе булып та эшләп алды. Ә аннан соң эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштереп хуҗалыкның техника утарында хезмәт куйган. Әтисе Иван дәдәй белән әнисе Әлфия апа лаеклы ялга киткәч, ул аларның эшен дәвам иттерү нияте белән фермага эшкә килгән. Ат җигеп савым сыерлары төркеменә хезмәт күрсәтә башлагач, группада нык нәтиҗәләр яхшырган. Баш зоотехник Иван Младшинның әйтүенә караганда, сыерларның продуктлыгы арткан. Олег үз эшен күңелен биреп башкару белән аерылып тора. Аның тормыш иптәше Гүзәлия дә ветеренария табибы буларак фермада лаеклы хезмәт куя.
Идрис Аметов.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев