Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Авыл тоткан гаярь чаклары

Авыл тоткасы. Бер караганда гади генә сүз тезмәсе. Ә асылына төшенеп, кем турында сүз барганлыгына инанган, аның гамәлләрен, авылда тоткан ролен барлаган мәлдә, әлеге канатлы әйтемнең нәкъ менә Рәис Миннегалиев кебекләргә әйтелгәнлегенә барлыгың белән ышанасың.

Йөзенә, үз-үзен тотышына, тыйнаклыгына караганда, гади генә бер авыл егете Рәис. Бактың исә, Кече Әшнәк авылында, тәгаенләгәндә, "Закирова Н.Г." крестьян-фермерлык хуҗалыгында ул һәрчак үзәк фигура, иң ышанычлы хезмәткәрләрнең берсе. Бу сүзләремнең хаклыгына, аның кылган гамәлләре, куйган хезмәт өлеше, ирешкән уңышлары нигез булып тора. Гомер буе үзе дә "механизатор" камытыннан чыкмаган Йосыф абый улларының бу юлдан китүен элгәре вакытларда бик өнәп тә бетермәде бугай. Ни әйтсәң дә, бу хезмәтнең нинди авырлыгын, җаваплылыгын үз җилкәсендә тойган авыл агае бит ул. Әмма балачактан ук янында кайнашкан уллары гаиләнең горурлыгы булып үстеләр. Тормыш иптәше Мәдинә янына эш бетереп кайткач: "Булдыра улларым, булдыралар!"-диеп юкка гына мактанмагандыр Йосыф абый. Эш бетереп кайткач, дигәннән, ә авылда эшнең кайчан беткәнлеген бер Ходай үзе генә беләдер. Ел әйләнәсе эштә ул авыл кешесе. Әнә, үзләренең хезмәтен генә күләмләп бак?! Хуҗалыкта нинди техника бар, ел фасылларында барысына утырырга туры килә Миннегалиевларга. Әйе, әйе, ялгышмыйм, Миннегалиевларга! Язын Рәис МТЗ-1221 тракторында җир эшкәртә, аннан чәчә. Бүгенге көндә хуҗалыкның 1723 гектар сөрү җире барлыгын күзаллаганда, шактый саллы кисәк туры килә үзенә. Печәнгә төшү, ягъни егу, ташу, ә соңрак сенаж салу эшләрен дә быелгача энесе Рәдиф белән башкарып чыктылар. Инде шуннан килеп, урак башлана: ике брат комбайн штурвалы артына күтәреләләр. Игеннәрдән бушаган басуларны эшкәртергә тракторлар керә. Ә Рәиснең тракторы бу вакытларда кем кулына күчә диярсез, 78 яшьлек әтисе Йосыф абый тынгысызланып рульгә утыра. Утыра гына түгел, йөзләгән гектарларда туңга сөрү үткәргән еллары да аз түгел картның. ДТ-75, МТЗ-1221, КСК-100, Т-150, "ДОН-1500"-Рәис берсеннән-берсенә күчеп кенә йөри. Беренчедән, хуҗалар аңа нык ышана. Икенчедән исә, олы ышанычны аклау өчен бер капчык тоз ашарга кирәк, дигән йөремсәк әйтемне дә истән чыгармыйк. Ә Рәиснең гомер юлында мондый капчыклар аз бушамагандыр инде диеп фаразлыйк. Ул 5 ел хуҗалык рәисен йөртә, аннан 12 ел йөк машинасында эшли, инде менә дистә елга якын яңа форма оешкан хуҗалыкта механизатор буларак макталып хезмәт итә. Ул әтисенә, энесенә, гаиләсенә бер рәхмәтле булса, хезмәттәше Ринат Гарипов турында да бары тик ихлас җылы сүзләр генә әйтте. Кечкенә дә төш кенә, дигәндәй, күп булмасалар да ныклы бер йодрык булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, үзара аңлашып яши алар.
Язмыш кабатлангандай, Рәиснең инде үз улы Алмаз ничә еллар янәшәсендә бөтерелә. Әти-әнисе вакытында Рәисе, Рәдифе белән канатланып яшәгән булсалар, нәкъ шундый халәтне Наилә һәм Рәис Миннегалиевлар кичерә бүген. Алмаз авыл хуҗалыгы техникумының 2 курсында укый. Һәр килеп чыккан вакыт мөмкинлеге белән ул әтисе янына ашыга. Төпле киңәш, фикерләрне аннан ишетә, практик ярдәмне дә әтисеннән күрә ул. Алма агачыннан ерак китмәс инде, шәт, тиздән Алмазны да бер дигән механизатор, авыл тоткасы буларак күрергә, танырга насыйп булыр. Амин, дигән сәгатькә туры килсен, диеп тә өстик.
Бүгенге көндә Рәис ДТ-75 тракторының төзеклеген "гарантияләү" эшендә: һәр шөребен, аның йөрәк тибешен барлый. Туңга сөрү тәмам. Ул якын вакытта терлекчелек тармагы механизаторы булып китәчәк. Монда да язгы кыр эшләренә чаклы колачлы, җаваплы хезмәт көтә. Тирес чыгару, салам кертү, тирә-юньне кардан арындыру, юллар ачу-аның вазыйфасына керә торган көндәлек эш гамәлләре. Моннан тыш авыл зыяратына юлны чиста тоту да Рәис карамагында. Төп йорты-шәхси хуҗалыгы карамагындагы гамәлләре изнигам: мал-туары җитәрлек, 2 савым сыерлары бар, итлек терлекләре дә берничә. Наиләсе ике урында эшләгәнлектән шәхси хуҗалыкта да хезмәтне бүлешергә өлгерә ул. Бу нәселдә тулы канлы тормыш бара: нинди генә эшкә алынсалар да ахырына матурлыкта җитә алалар, булганлыклары белән күпләрне сокландыралар. Тормышка шөкер-ана кылып, бүгенге көннәренә ризалыкта яшәүләре үзе бер олы бәхет чаткысы кебек тоелды миңа.
РӘИС МИННЕГАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев