Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Аның өчен авыр юллар юк

Осиновка авылында туып үскән Николай Мозохин кечкенәдән техника серләренә өйрәнеп үсә. Һәм менә бүген ул кем?!

10 нчы сыйныфта укыганда аларны автомобиль йөртү күнекмәләренә өйрәтәләр. Чыгарылыш имтиханнарын һәм аның белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен, автомашина йөртү таләпләрен ныклап өйрәнеп сынауларны да уңышлы тапшыра егет. Мәктәптә алган һөнәре буенча аңа яхшы күнекмәне ерак Германиядә хәрби хезмәтендә үтәргә туры килә. Тикмәгә генә хәрби хезмәтне чын тормыш мәктәбе, димиләр шул. Николай да автомобильчеләр батальонында хезмәтен берсеннән-берсе яңа автомашиналарда үткәрә. Аның белән ул катлаулы, әйләнгеч юллардан җиңел үтеп йөрергә өйрәнә. Шулай итеп, ике ел хәрби хезмәттә булганнан соң туган ягына кайткач шушы хезмәтен дәвам иттерү нияте белән район автотранспорт предприятиесенә эшкә килә. Ә монда егетнең тәҗрибәле булуын күреп "ГАЗ-51" автомашинасы белән ягулык ташу кебек җаваплы эшне йөклиләр. Шулай итеп егеткә беренче эш көненнән үк Казан шәһәренә чыгып китәргә туры килә. Үзенә йөкләнгән һәрбер эшне ул күңелен биреп, соңыннан тел-теш тидермәслек итеп башкарганга, егеткә мондый ерак рейсларга еш чыгарга туры килә. Автотранспорт предприятиесендә хезмәт куйган елларын ул әле дә еш сагынып искә ала.
-Коллективыбыз яхшы иде. Остазларым Валентин Прохоров, Йосыфхан Вафин һәм башка өлкән яшьтәге автомобильчеләр яшьләргә аеруча игътибарлы, ярдәмчел булды. Алар миңа юлга чыгар алдыннан түгел, ә кичтән үк автомашинаны рейска әзерләргә кирәклеген искәртеп килделәр. Шуңа автомашинам һәрвакыт иртә таңнан ук юлга чыгарга әзер иде,-ди ул.
Биредә ике дистә елдан артык эшләве дәверендә искә алырлык күңелле мизгелләре шактый булгандыр аның. Еллар үтеп тәҗрибәсе арткан егеткә яңарак һәм ышанычлырак автомашина тапшыралар. Шуның белән бергә аңа ерак һәм катлаулырак рейсларга да барырга туры килә. Бигрәк тә предприятиенең баш инженеры аны еш кына үзе белән автомашиналарга запас частьләр, яңа моторлар алырга алып чыгып китәргә гадәтләнә. Кыска гына вакыт эчендә алар Украина, Белоруссиягә кадәр барып җитәләр. Ә Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Ульяновск кебек шәһәрләрдә аеруча еш була ул. Моның үз сере дә бар икән, беренчедән, егетнең автомашинасы һәрвакыт төзек һәм ышанычлы. Икенчедән, ул зарлану һәм сыкрануны белмичә эшли. Оптимистик рухтагы, үз-үзенә нык ышанган, теләсә нинди авыр, катлаулы юллар да аның белән кыска һәм җиңел тоела, диләр юлдашлары. Билгеле инде, ул районыбыз хуҗалыкларына кирәкле төзелеш материаллары ташуда, игенчеләргә булышуда да актив катнаша. Шушы 32 ел автомобиль руле артында эшләве дәверендә аның үткән кыр һәм таш түшәлгән юлларын исәпләсәң, мөгаен, җир шарын әйләнеп чыгарлык булгандыр. Шунысы куанычлы, бер карашка кыска гына булып тоелган шушы еллар эчендә аның әле бер мәртәбә дә кыен хәлдә калганы, юл һәлакәтләренә юлыкканы булмады. Монысы инде эш вакытында игътибарлылыгы һәм үзенә йөкләнгән вазыйфага җаваплы карашы нәтиҗәсе. Соңгы 8 елын ул "Кама" агрофирмасында хезмәт куя. Өстәмә арба таккан "КамАЗ"ы белән Николай Мозохин елның-елында хуҗалыкта кыр эшләрендә һәм урып-җыюда мактала. Күпләр өчен авыр һәм катлаулы булган 2010 елгы корылыклы елда да ул терлек азыгын Мәскәү, Самара өлкәләреннән ташыды. Бер сүз белән әйткәндә, ул һәркөнне эштә. Егет әле дә хезмәт фронтының алгы сафында. Бүген исә ул яңа уңыш ашлыгын ташуда актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев