Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фоторепортаж

Кама буе скверында “Татар рухы һәм каләм” дип исемләнгән шигърият бәйрәме узды (+фоторепортаж)

2016 елның 26 апрелендә Кама буе скверында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Татар рухы һәм каләм" дип исемләнгән шигърият бәйрәме узды.

Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәре Сергей Фалин башкаруында, халкыбызның Г. Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән башланып китте. Г.Тукайның «Бишек җырын» Югары Тегермәнлек авылыннан Ләйсән Габдуллина башкарды.

Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» иясе Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзакир кызы, Архипова-Әхмәдуллина Гөлнур Кәбирҗан кызы, үзләренең Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Юлсубино мәктәбе укытучысы Бәдәмшина Фәйрүзә Фәнзетдин кызы Г.Тукайның "Театр", Күгәрчен авылы мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфирә Калиева "Бәйрәм вә сабыйлык вакыты" шигырен укып узды. Корноухово авылы мәдәният йорты "Сәйлән" балалар театр коллективы (җитәкчесе Г. Хәбибуллина) Г.Тукайның "Таз баш" шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Биектау мәктәбе укытучысы Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы, Ямаш мәктәбе укытучысы Мостафина Әлфия Вахыйт кызы, үзләре иҗат иткән туган як һәм мәхәббәт турындагы әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Балык Бистәсе гимназиясе, Яңа Арыш, Югары Тегермәнлек, Казаклар Чаллысы, Ямаш мәктәбе укучылары берсенән-берсе оста итеп Г.Тукай язган шигырьләрне сөйләделәр. Шигърият бәйрәме җырларга уралып бик күңелле узды. Һәрбер чыгыш ясаучыга рәхмәт хаты һәм истәлеккә китап тапшырылды.

Бәйрәмне "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Хәмидуллина, район мәдәният йорты хезмәткәре Ильшат Кәримуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев