Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Югалган балыкчының гәүдәсен үле килеш урманда тапканнар

Әгерҗе районында югалган балыкчыны урманда үле килеш тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татар Шаршадысы авылында яшәүче 57 яшьлек ир-атның 31 июльдә үк Иж елгасына балыкка китүе турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән, балыкчы үзе туганнары белән элемтәгә чыкмаган.

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты көн дәвамында 34 гектар мәйданда урманнар һәм ерганакларны, шулай ук елганың яр буе линиясен айкап чыккан.

 

Ир-атның мәетен Иж елгасы тирәсендә – урманда табып алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Балыкчының ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.  

  https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/07/169230/

фото f1sh1ng.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса