Татарстанда фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты
Юл-транспорт һәлаәктендә 42 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе үлгән.
(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстанда М7 юлында фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты. Фотоларны “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бирде.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке 10да Мамадыш тирәсендә булган. “Хино” зур йөк машинасы белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл кырыенда туктап торган “КАМАЗ”га бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә фура йөртүчесе кабинада кысылып калган. Коткаручылар ир-атны махсус җиһазлар ярдәмендә яньчелгән автомобильдән чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Әмма 42 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

фото татар инфор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia