Куркыныч фаҗига
Оренбург өлкәсендәге Тозлы күл татарстанлыларның яратып ял итә торган урынына әйләнде. Кемнәрдер автобуска төялеп, кайберәүләр гаиләләре белән үз машинасында юлга кузгала. Әмма 19 июль көнне булган фаҗига кайберәүләрне бераз сагайтты. Ватсапка язма да килде.
“Монда яшен булды. Күлдәге кешеләрне сукты. Бик куркам. Хәзер ял да итеп булмас инде. Чәйләп алам да кайтам”, – дигән ул. Яшен Минзәләдә яшәүче 13 яшьлек Юра Боковны суккан. Малай бирегә әти-әнисе һәм ике энесе белән килгән була. Тозлы күл күген кара болытлар каплау белән кемнәрдер ышык урынга ашыкса, кайберәүләр күлгә керә, комлыкта кызынып ятучылар да була. Ә менә Юра су эченнән чыгарга өлгерми кала. Тиз арада килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” машинасы табиблары да аны коткара алмый.
Кешегә сөйләргә булсын
– Без ике ел рәттән бирегә концертлар белән киләбез. Узган ел кызыгып кайтып, август аенда ял итәргә дә бардык. Быел да бераз көч туплап алмакчы идек, – дип сөйли җырчы Алсу Фазлыева. – Кара болыт килгәнне күргәч, мин күл буендагы халыкны видеога төшереп алдым. Аларда курку дигән нәрсә бөтенләй юк. Кеше болыт килгәнгә игътибар да итми, су керүен дәвам итә. Ә без тизрәк эчкә үттек. Ярдан читкә йөгерүчеләр дә булды. Яшен бер генә тапкыр сукты. Мин ул вакытта “Эрбет мичкәсе”ндә утыра идем. Шушы яшемә җитеп, андый көчле тавыш ишеткәнем булмады. Шул арада табиблар да күренде. Баксаң, Минзәлә малае күршедә генә ял иткән икән. Тик, кызганыч, коткара алмадылар.
Бу хәбәрдән соң Алсуның телефонына нинди генә смслар килми.
– Бездә халык арттырып сөйләшергә ярата инде. Әллә ничә кеше үлгән дигән хәбәр тараттылар. Бер бала үлде. Бу – күрәчәк инде. Димәк, сабыйны әҗәле биредә көткән, – ди Алсу.
Монда “почти” бушлай
Тозлы күлгә унар ел рәттән барып дәваланучылар бар. Мамадышта яшәүче Айтуган Вәлиев, бары тик шушы күлнең генә файдасын күрәм, ди.
– Биредә кояш туры карый. Биш күл бар. 150 сумыңны түләп керәсең дә көнозын дәваланып ятасың. Башка җиргә барып дәвалану кыйммәткә төшкәч, файдасын күргән кешеләр кабат-кабат бирегә килә. Мине аякларым сызлап интектерә. Нәселдә буыннар авыруы бар. Шуңа да үземне карыйм. Бер ияләнгәч, организм тозлы күлне үзе көтеп тора. Биредә кемгә ниндие кирәк, шунысына керә. Кап-кара ләмгә кереп ятучылар да, гел тозлы күлдә вакыт үткәрүчеләр дә бар. Хатын-кыз авыруларына аерым күл ясаганнар, – ди ул.
Биектаудан Фирдания апа да дус кызлары белән биредә булган.
– Куркып ятып булмый инде. Фаҗигане ишетми дә калдык. Без башка күлдә идек. Нидер булган, ахры, дидек тә яшәгән урынга кайтып киттек. Үз машинабыз белән килдек. Бензинга бераз акча кирәк. Ашарга үзебез белән алдык. Бер кешедән бүлмә алып торабыз. Көненә – 350 сум. Үзебез пешереп ашагач, акча артык китми. Кайчак кафеларга да кергәлибез. Казандагы бәяләр монда. Әмма тозның файдасына күрә бу акча чүп кенә. Шулай булмаса, бирегә моның хәтле кеше килер идеме соң? – ди ул.
Юра, сине онытмабыз!
13 яшьлек малай Минзәләнең 1 нче мәктәбендә укыган. Социаль челтәрләрдә аның фотосы белән күңелсез хәбәр күптән эленгән инде. Юраның шәхси битенә кереп карадык. Баксаң, 15 июльдә генә туган көне булган икән. Энесенеке 13 июльдә дип язылган. “Бик авыр хәсрәт. Боковларның өч малайлары бар иде. Икесе бер-бер артлы туды. Яшь аермалары да бер генә ел бугай. Кечкенә сабыйга – 4 яшьләр тирәсе. Әниләре сатучы иде, әтиләрен читкә йөреп эшли дип беләм. Ял итәргә барган җирдән балаңның мәетен алып кайту – бик кыен хәл. Табигатьнең безне кисәтүеме бу, билгесез! Әмма бала кызганыч”, – ди Минзәләдән бу гаиләнең танышы Ольга. Малайның дуслары да күп булган. “Без сине онытмабыз!” – дигән сагышлы сүзләрне язучыларның исәбе юк.
Казаннан Оренбургка ял итәргә бару күпмегә төшә соң? Үз машинаң белән барганда, бензинга – 5 – 7 мең сум, бер атна яшәргә – 2500 – 3000 сум, күлгә керергә бер кешегә көненә 150 сум кирәк булачак. Автобус белән бару 1 мең 700 сумга чыга. Бирегә такси да йөри. Аның бәясе 1 мең 400 сумнан 2 мең сумга кадәр.
Яшенле яңгыр вакытында нишләргә?
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре түбәндәге киңәшләрне бирә:
– Яшен вакытында ишек-тәрәзәләр ябылган бинада утырырга кирәк. Барлык электр җиһазларын, кесә телефоннарын сүндерергә киңәш ителә.
– Шулай ук душ керергә, юынырга ярамый. Су яшенне үзенә тарта.
– Урамда булсагыз, металл баганалар янында, югары көчәнешле чыбыклар янында тормагыз. Хәтта кулчатырыгызны да тотмагыз.
– Әгәр машинада барасыз икән, аны һәм автомагнитоланы сүндереп, бөтен тәрәзәләрне ябып, яңгыр беткәнче туктап торыгыз.
– Үзегездә булган металлдан эшләнгән әйберләрне салып куегыз. Кесәдә фатир ачкычлары булса да, алар яшенне үзенә тарта.
– Янып торган учак янәшәсендә дә торырга ярамый.
– Маллар янәшәсендә тормагыз.
– Яшен яшьнәгәндә судан чыгарга кирәк. Әгәр суны сукса, яшен тагын 100 метр ераклыкта булган кешегә дә зыян сала.
– Әгәр чәчегез электрланса, сезне яшен сугу ихтималы зур. Үзегезне саклар өчен, кулыгызны баш артына куеп, тезләнеп, җиргә башыгызны куегыз.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа