Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында янгын булды
Кичә кичке сәгатьләрдә Күгәрчен авылының бер шәхси хуҗалык мунчасында янгын чыкты. Ут телләренең янәшәдәге йорт, абзар-кураларга күчү мөмкинлеге зур иде.
Әмма янгын сүндерүгә көйләнгән тракторлары белән тиз арада килеп җиткән авылдашлар Илназ Гыймаев, Ринат, Рифат Ихсанов, Дәүләтхан Мингариповлар утка җәелергә ирек куймады. Аларның булышлыгы гаять зур булды. Тегермәнлек авылыннан, район үзәгеннән дә янгын сүндерүчеләр килде. Әнә шулай гомумкөч белән йорт-җир сакланып калынды, ут “авызлыкланды”. Шәхсән үземнән, шулай ук авыл җирлеге, халык исеменнән дә әлеге егетләргә, янгын сүндерүчеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Бәла-каза килмәсен, хәвеф-хәтәрләрдән сакланып яшәсәк иде.
Альберт Сафин,
Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы.
фотоmayaksbor.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа