Бу күренешне климат үзгәрү белән дә аңлатучылар бар, бәлки алар да дөрестер. Элек бәрәңгенең чүбен утасаң, төбен өйсәң мул уңышка ышаныч була иде, ә хәзер табында бәрәңге булсын өчен аны колорадо коңгызыннан коткарып калу гына да җитми. Бәрәңгенең тагын бер дошманы турында сөйләп китәсе килә. Бу - сары чели (проволочник), ул бәрәңге игүчеләрнең баш авыруы булып кала бирә. Бу корт туфракта саклана, кышны туфракта кышлый, 2-3 см.лы каты сары төстәге чели, бәрәңгедә тишекләр ясый һәм бәрәңге уңышына куркыныч тудыра. Проволочникка каршы көрәш бик четерекле, агулы препаратларның тәэсире юк дияргә була, бу очракта проволочникка каршы тозак куярга кирәк. Моның өчен консерва савытына кискәләгән бәрәңге кисәкләре куярга һәм кортларны җыеп барырга кирәк. Бу очракта проволочниклар белән бергә башка төрле бәрәңге корткычларын да җыеп алырга була, әйтергә кирәк колорада коңгызы, кивсяк (вак суалчаннар) эләгергә мөмкин, болар барысы да бәрәңгенең дошманнары, үз вакытында бу чараларны эшләү бакча уңышына уңай тәэсир ясый.
Россельхонадзорның фитосанитария бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов
Нет комментариев