Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Базардан алынган товарны кире кайтарып буламы? (сорау-җавап)

Соңгы елларда кибеткә ияләшеп беткән халык янәдән базар товарларын алуга кире кайта башлады. Кулдан сатып алынган азык-төлек продукциясе экологик яктан чистарак та, файдалырак та, сыйфатлырак та. Нигездә, үзебездә җитештерелгәне белән сәүдә итәләр бит. Ә менә базарда сатып алынган кием-салымга шелтәләр бик күп. Бу очракта, гадәттә, нишләргә икәнен белмибез... Ләйлә Зарипова...

Соңгы елларда кибеткә ияләшеп беткән халык янәдән базар товарларын алуга кире кайта башлады. Кулдан сатып алынган азык-төлек продукциясе экологик яктан чистарак та, файдалырак та, сыйфатлырак та. Нигездә, үзебездә җитештерелгәне белән сәүдә итәләр бит. Ә менә базарда сатып алынган кием-салымга шелтәләр бик күп. Бу очракта, гадәттә, нишләргә икәнен белмибез...


Ләйлә Зарипова да берничә атна элек базардан аяк киеме сатып алып харап булган.

«Катлаулы икътисади вәзгыять шартларында һәркем акчаны янга калдыру ысулларын эзли. Хезмәт хаклары элеккеге дәрәҗәдә калды (кимемәсә әле), ә кибеткә керсәң, бермә-бер күбрәк акча тотып чыгарга туры килә. Юк, тәмлерәк ашый, зәвыклырак киенә башламадык - шул ук азык-төлек, шул ук кием-салымны сатып алабыз. Бәяләр өскә үрмәләде шул... Берничә атна элек аяк киеме сатып алырга туры килде. Кибеткә кергән идем, бәяләрне күреп, егылып китә яздым. Базарга барып карыйм әле, дип уйладым. Биредә бәяләр ике-өч тапкырга түбәнрәк. Бер аяк киеме бик тә ошады, җитмәсә. Ике дә уйламыйча, сатып алдым. Өч көн кигән идем, килде дә чыкты... Кире кайтарырга чек юк, билгеле. Базардан алган сыйфатсыз товарны кире кайтарып буламы икән?» - дип яза ул Intertat.ru редакциясенә.



фото: 16.rospotrebnadzor.ru


Сорауга Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җавап бирә:

- Бу - безнең акылсызлыгыбыз инде. Товар сыйфаты буенча бернинди гарантия бирелмәгән җирдән әйбер сатып алабыз. Монда арзанрак, йә матуррак, йә килешлерәк, дип фикер йөртәбез. Ә аннары, озак та үтми, әлеге товар эштән чыкса, ник алганыбызга үкенергә туры килә.

Чек булмаган очракта да, сатып алынган сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтарырга була. Әмма моның өчен шулкадәр күп көч куярга кирәк. Cезгә ике шаһит табу мөһим. Ул сезнең танышыгыз, туганыгыз, ягъни сезгә бәйле кеше булырга тиеш түгел. Үзегез белән бергә чиратта торган, сезнең белән бер үк вакытта товар сатып алган кеше булырга мөмкин. Әмма мондый шаһитларны каян табасың инде?!

Товар сатып алганда, һәрчак чек сорагыз. Касса аппараты юк икән, товарный чек язып бирсеннәр. Әлеге товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын дәлилләгән документ сорагыз. Әмма, күпчелектә, базарда сезгә бернинди документ та күрсәтеп тормаячаклар. «Ошамый икән, башка җирдән барып алыгыз», - дип кенә җибәрәчәкләр. Шуңа да, базардан товар алганда, берничә кат уйлагыз - акчагыз икеләтә чыкмасмы?

Чыганак: intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев