Табаларны ничек чистартырга?
Тәслимә Рафикова табалар чистарту серен ачты.
Үзенең серләрен ул безгә дә сөйләде: бер чиләк суга 6 флакон кәгазь клее, кыргыч аша үткәрелгән бер хуҗалык сабыны, бер кап кальций содасы салабыз.
Табаларны шуңа салып 4-5 сәгать дәвамында кайнатабыз. Шуннан соң аларны алып тимер щетка белән юарга кирәк. Табалар кибеттә сатып алынган халәтенә кире кайтачак.
Хатын кызның уңган-булганлыгын табаларыннан күреп була, дигән бит борынгылар. Сезнең дә табаларыгыз ялтырап. күзләрегезне иркәләп торсын, ди Тәслимә ханым.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tabalarny-nichek-chistartyrga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа