Солянка ашы рецепты
Тәмле булсын!
Иң элек сөякле ит салып шулпа әзерлибез. Шулпага тоз саласы түгел. Ит кайнаган арада суган һәм кишерне кыздырып, бераздан томат пастасы салып, пешереп бетерәсе.
Шулпаны сөзеп, аңа әзер булган кишер белән суган, вак итеп шакмаклап туралган тозлы кыяр, соломкалап туралган ит, ике төрле колбаса, маслина, бер-ике данә сөякле кара җимеш, лавр яфрагы, тозлы кыяр суы салып, 30 минут кайнатасың. Тозы азрак булса, тәменчә тоз өстисең.
Солянканы табынга лимон һәм каймак салып чыгарасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia