Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Киселгән чәчәкләр озак торсын өчен нишләргә?

Вазада чәчәкләрегез озак торсын өчен суга төрле катнашмалар салырга мөмкин.

Шуларның берничәсе:

  • лимон кислотасы. 1 литр суга 4-5 тамчы лимон согы тамызырга;
  • шикәр комы (1 литр суга 10-20 гр);
  • аш серкәсе (1 литр суга 1 чәй кашыгы);
  • шикәр комы һәм аш серкәсе (1 литр суга 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы аш серкәсе);
  • сыек кына марганцовка эремәсе;
  • эретелгән аспирин (1 литр суга 1 төймә);
  • күмер кисәкчеге (активлашкан яисә агач күмере).

Чәчәкләр озак торсын өчен аларны куяр өчен вазаны дөрес сайлау мөһим. Чәчәкләр бер-берсенә тыгыз тиеп тормаса, ваза иркен булса әйбәт.
Чәчәкләрне утырта торган суны краннан агызмагыз. Алданрак агызып, бераз торган су яхшы.
Букет төргән пакет никадәр генә матур булмасын, суга утыртыр алдыннан чәчәкләрне аңардан арындырырга кирәк.
Чәчәкләрнең аскы өлешен даими кисеп торырга да онытмагыз. Лаләләрне тигез итеп кисәләр, чөнки аларның сабагы бик йомшак.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса