Чиләк-чиләк каен, җир җиләге һәм кыяр, помидор җыялар балыкбистәлеләр
2016 ел җылы, матур һава торышы, жиләк-җимеш, яшелчәләре белән дә мулдан сөендерде.
Чиләк-чиләк җир, каен җиләге, виктория җыеп арыганнан соң, бакчада өлгереп утырган яшелчәләрне дә эшкәртер вакыт җитте. Танышларым арасында 30-50 шәр банка кыяр, помидоры тозлаучылар күп. Тозлап, соңгы банкаларына салатлар ясап тутырып арыган, калган уңышны ни эшләтергә дип аптырый башлаучылар бар инде. Бер дә борчылыр урын юк. Балыкбистәсе уңган хуҗабикәләреннән сезгә рецеплар тәкъдим итәбез.
"Кыяр тозлый белмәгән кеше юктыр. Шулай да мин үз ысулым белән бүлешәм", - дип сүзен башлады Халидә апа. Кыярларда тап булмаска тиеш икән. Яңа гына җыйганын тозлау яхшырак, озаграк торган очракта салкын суга салып торырга кирәк, дип саный хуҗабикә. Ясау ысулы болайрак:
-3 литрлы банка төбенә керән яфрагы (микробларны үтерә), имән яфрагы (кыярны каты итеп саклый), карлыган, чия яфрагы, укроп (гел өлгергәнен салырга тырышырга кирәк), 3-4 өлеш сарымсак салабыз. Уртача яки вак кыярларны тутырап шаулап торган кайнар суны (стерильләштергәннән соң банка да әле кайнар) кыярлар өстенә салабыз да капкачын (ул да стерильләштерелгән) болай гына каплаган көе 7-8 минут тотабыз. (Мин, гадәттә, шул вакытта икенче банканы тутырам). Аннан соң банкадагы суны кастрюльгә кире агызып, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз,-дип сөйли ул. Аннан соң Халидә апа тозлаганда куллана торган кайбер серләрен дә ачты.
-Тозлык кайнап чыккан арада кыярлар өстенә 3 аш кашыгы уксус салып куярга онытмаска кирәк, онытсаң, кайнап чыккан тозлыкны салганнан соң да соң түгел. Кайнап чыккан тозлыкны банкага салып, шунда ук капкачын борып ябасың. Астын өскә әйләндереп, өстенә җылы әйбер каплап куясың. Икенче көнне суынган банканы салкынча урынга куярга. Мин квартирада саклыйм. Былтыргы эсседә дә берсе дә "атмады". Иң әһәмиятлесе: стерильләштерү, башка эшкә бүленмичә эшләү, уксусны онытмау кирәк.
Ә авыл җирендә уңган хуҗабикәләр яшелчәләрне чишмә суы белән тозлый. Халидә апа аларга уксусны 1 кашык кына салып эшләргә киңәш итә.
Помидорны бөтен килеш, шулай ук кисәкләргә бүлеп суган белән дә төзларга була. Хуҗабикәләрнең берсе Мәдинә апа үзе ясый торган нәкъ шундый рецепларның берсе белән уртаклашты.
Туралган помидор белән суганны тозлар өчен : 700-800 грамм помидор, 4-5 суган, 10 данә кара борыч, 4 лавр яфрагы, 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы уксус, 1 литр су кирәк була.
-Банка төбенә 5 дәнә борыч, 2 лавр яфрагы, салабыз. Помидорларнв уртага яки дүрткә бүлеп эшләргә була. Аннан соң суганны түгәрәкләп турап икесен дә рәт-рәт тезеп тутырасың. Араларын тоз сибеп, калган борыч һәм лавр яфрагында куеп бетерәсең. Шуннан тозлык ясый башлыйсың. Суга тоз, шикәр комы салып суны кайнатасы. Бераз кайнагач, банкаларга тутырып 1 аш кашыгы уксус өстисең. Капкач белән япканнан соң, берничә көнгә каплап куярга кирәк.
Тагын бер уңган хуҗабикә Асия апа ташкабактан торт ясау ысулын өйрәтте.
Ташкабактан торт ясау өчен - уртача зурлыктагы 2 ташкабак, 3 помидор, 2 тырнак сарымсак, 2 йомырка, 2-3 зәйтүн җимеше, 4 аш кашыгы он, 200 г сыр, 50 г үсемлек мае, 2 аш кашыгы майонез, тоз-борыч кирәк булачак.
-Ташкабакның кабыгын әрчеп, эре угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка сытып, тәменчә тоз белән борыч сибәбез. Он салып, кашык белән әйбәтләп туглыйбыз. Табада әйләндереп пешерәбез, әзер булган җәемнәрне сарымсак, майонез эчлекне сылап барып рәт-рәт тезәбез,-дип сөйләде ул.
Фото: mamipapi.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев