Балыкбистәлеләр колагына: өйдән чыкмыйча гына һәм планшетлы да буласың
- Ай азагы җитү белән, мин гадәттә егермеләрендә, коммуналь хезмәтләр түләү өчен район үзәгенә чыгам. Башта энергосбыт бинасында ут өчен түлим. Аннан почта бинасына китәм. Анда телефон, газ өчен түләүләр алалар. Инде суга гына түлисе кала. Анысына да хәйран барасы бар. Төшкә кадәр көнем шулай үтеп китә. Чират та озын...
Электрон түләүләр бик уңайлы, дип уйлыйм мин. Бүген аннан файдаланучылар саны көннән-көн арта бара. Электроника ярдәмендә кәрәзле элемтә, интернет, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкарырга, табибка, ЗАГС бүлегенә кабул ителергә, балалар бакчасына чиратка язылырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә һәм башка күп кенә гамәлләр башкарырга мөмкин. Әлбәттә, түләүләр интернет челтәре аша башкарыла. Пластик карточкаларда акчаң булуы гына кирәк. "Түләүләрнең мондый ысулы бик җайлы. Берничә ел рәттән бу мөмкинлектән файдаланам. Карточкаңда акчаң булса, кайчан телисең шул вакытта бу эшне башкарырга була. Иң мөһиме чиратта озаклап торасы юк, вакытың янга кала. Хезмәттәшләремә дә булышам, аңлатам. Күрше-тирәләр дә ярдәм сорап керәләр. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләренә дә ярдәм итәм",-ди "Радуга" балалар бакчасы җитәкчесе Мөслимә Раузетдинова.
Электрон аша түләүчеләргә дәүләт бәйгеләр дә оештырып тора. Җиңүчеләр айпат, ноутбук, планшетлар белән бүләкләнә. Актив катнашучылар да игътибарсыз калмый. Г.Камал, "Әкият" курчак театрларына ике кешелек чакыру билетлары белән бүләкләнәләр. "Электрон түләүләр башкаруны бик уңайлы дип саныйм. Ике-өч ел рәттән конкурста катнаштык әле. Бер елны айпат, икенче елны ноутбук бүләккә алдык. Узган ел апамның малае Ислам белән бергә әзерләндек. Республика буенча беренче урынга чыкты ул һәм планшетлы компьютерга ия булды. Беренче елларда унике кешенең түләвен башкарып беренчелекне яулый идек. Ә соңгы елны конкурсантлар көчле булды. Илледән артык кешенең түләвен башкарырга туры килде. Туган-тумача, таныш-белеш, күрше-тирә - берсе дә калмады. Җиңү турында хәбәр килгәч, бик сөендек, әлбәттә",-дип сөйләде район мәгариф бүлеге методисты Фирая Әхмәтҗанова.
Бу бәйгедә укытучы һәм укучылар да теләп катнаша икән. Шомбыт, Күгәрчен, Котлы-Бөкәш, Яңа Арыш укучылары һәм укытучылары иң активлар икән. Шомбыт мәктәбе ике ел рәттән призлы урынга ия булган. Беренче елны интерактив җиһаз, икенче елны плазмалы телевизор белән бүләкләнгән. Әлеге мәктәпнең укучылары да катнашып планшет алган. "Әти-әни ярдәме белән электрон түләүләрне өйрәндем. Минем өчен ул мавыктыргыч булды. Күрше-тирә апаларның, танышларыбызның, туганнарыбызның түләүләрен башкардым",-диде призга ия булучы Шомбыт мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Рәсул Фәрзетдинов. Күгәрчен мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Дилә Гатауллина да әлеге бәйгедә призлы урын алган. "Бәйгегә Венера апам белән бергә әзерләндек. Аның бер авырлыгы да юк. Каушап калмаска гына кирәк. Иң мөһиме күп түләү башкарырга кирәк. Танышлар, туганнар, күршеләрнең түләүләрен ансат кына башкардык",-диде ул. Котлы Бөкәштән Динә Юнусова, Гадилә Гыйләҗева, Яңа Арыштан Фирдүс Миннәхмәтов призлы урыннарга ия яулаганнар.
Гомумән алганда, интернет аша түләүләр кешеләр тормышын күпкә җиңеләйтә. Кешеләргә дәүләт хезмәтләрен электрон порталда башкарудан куркырга кирәкми, дип уйлыйм. Түләүләрне электрон портал аша башкару җиңел дә, уңайлы да, вакытны да янга калдыра бит.
Районның бюджет оешмалары арасында электрон түләүләр мониторингы алып барыла. Ел башыннан бирле электрон түләүләр гомуми күләмнең 18,5 процентын тәшкил итә. Интернет аша түләүдә "Радуга", "Солнышко" балалар бакчалары, мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлеге, казначейство коллективлары лидерлык итәләр.
Гөлназ Зарипова.
Фотосы: payinfosystem.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев