Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Балыкбистәлеләр, бәлага тарысагыз, «112»гә шалтыратыгыз!

«Хәзер бәла-казага юлыксаң "112" телефоны аша шалтыратырга кирәк диләр. Бу служба турында тулырак аңлатма бирә алмассызмы икән?»

«Система-112 бөтен Россия территориясендә барлык оператив службаларны бердәм «112» телефоны аша чакыруны тәэмин итүче система. Ул Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маеннан эшли башлады. «112» системасы гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда экстрен ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләр, табигый бәла-казалар, янгын очракларында материаль зыянны киметү максатыннан оештырылган. Халык иминлегенә куркыныч туган очракта, һәр чакыру буенча хәбәр секундлар эчендә оператив службаларга җиткерелә. Алар исә тиешле чаралар күрәләр.

"112" системасының төп өстенлеге оператив службаларны бер телефон аша чакыру мөмкинлегендә. Бәлага тарыган кешегә нинди телефон аша, кайсы службага шалтыратырга икән дип баш ватасы юк. Берничә службаның ярдәме кирәк булганда бу системаның өстенлеге, нәтиҗәлелеге аеруча нык сизелә.

«112» номерына сим-картасыз, тискәре баланс булганда да шалтыратырга мөмкин.

Фотосы: ec.europa.eu

«112» телефонына тәүлек әйләнәсе кәрәзле, стационар телефон аша шалтыратып була. Оператор шалтыратучының хәбәрен кабул итә һәм тоткарлыксыз тиешле оператив службаларга җиткерә. Алар шулай ук абонентларга психологик ярдәм дә күрсәтәләр. Шалтыратуларны рус, татар телләрендә, кирәк булганда инглиз телендә дә кабул итәләр. Мәгълүмат системасында "112" телефонына кайчан чакыру килгән, кайчан тиешле службалар чара күрә башлаган - барысы да төгәл теркәлеп барыла.

Шулай итеп тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, милкегезгә, әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янаса, ашыгыч ярдәм кирәк булса «112» телефоны аша шалтыратыгыз. Операторга исемегезне атагыз һәм кыска, аңлаешлы итеп кем белән, кайда, нәрсә булганлыгын аңлатып бирегез. Балаларга да бу телефон аша нинди очракларда шалтыратырга кирәклеген яхшылап аңлатыгыз. Оператор сораган очракта бала үз исемен, ата-анасының исем, фамилиясен, адресын, телефон номерын әйтә белергә тиеш. Шул ук вакытта «112»гә тик торганда, шаярып шалтыратырга ярамаганлыгын төшендерегез.

Ашыгыч булмаган мәсьәләләр буенча бу номерга шалтыратмагыз. Бу минутларда чынлап ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ кеше линия буш булмау сәбәпле шалтырата алмаска мөмкин.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев