Юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән
Юл фаҗигасендә зыян күргән ике пассажирны хастаханәгә озатканнар.
Татарстанның Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Питрәч-Янсуар автоюлындагы җитди юл-транспорты һәлакәте турындагы хәбәр кичә кич килгән.
“Дэу Нексия”дәге ир-ат идарәне югалткан һәм зур тизлек белән юл кырыена төшеп киткән.
Һәлакәттә машина йөртүче һәлак булган. Ике пассажирны төрле җәрәхәтләр белән Казан хастаханәсенә озатканнар.
Һәлакәт урынына килгән 26нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машинаның аккумляторын сүндергәннәр һәм автомобильдән йөртүченең үле гәүдәсен чыгарганнар.
фото татар информ.
http://zamansulyshy.ru/news/yul-iminlege/tyul-kyryena-tshep-kitkn-deu-mashinasyny-yrtchese-lgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа