Татарстанда билгесез ир-ат автоматтан атып йөргән
Социаль челтәрләрдә - күтәренке күңел белән төнлә автоматтан атып йөргән ир-ат видеосы пәйда булды. Шаһитлар аның Чаллыда Яңа шәһәрнең 11 нче комплексында булуын җиткергәннәр. Видеода яшь кеше берничә тапкыр: "Сез әзерме, балалар?" - дип сорый һәм автоматын өскә күтәреп, чакмасына баса. Атыш тамашачыларның күңелле тавышлары астында дәвам итә. Кадр артында...
Социаль челтәрләрдә - күтәренке күңел белән төнлә автоматтан атып йөргән ир-ат видеосы пәйда булды. Шаһитлар аның Чаллыда Яңа шәһәрнең 11 нче комплексында булуын җиткергәннәр. Видеода яшь кеше берничә тапкыр: "Сез әзерме, балалар?" - дип сорый һәм автоматын өскә күтәреп, чакмасына баса.
Атыш тамашачыларның күңелле тавышлары астында дәвам итә. Кадр артында исә: "Бу хәрби коралмы әллә?" - дигән гаҗәпләнүле тавышлар да ишетелә.
"Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин хәбәр итүенчә, әлеге факт рәсми рәвештә теркәлгән, полиция хезмәткәрләре хәлне өйрәнә, мөмкин булган шаһитларны ачыклый. Нәтиҗәләр турында яңадан хәбәр ителәчәк.
http://matbugat.ru/news/?id=18714
фото интернет чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев