"Шереметьево"да 41 кешенең гомерен өзгән фаҗига сәбәпләрен санадылар
"Шереметьево" аэропортында татар шагыйре Мостай Кәрим исеме бирелгән самолет посадка вакытында яна башлаган иде.
Нәтиҗәдә 41 кешенең гомерен өзде. Тикшеренү комитеты түбәндәге версияләрне атады: Очкыч техник яктан тикшергән булмавы, бортта хезмәт күрсәткән кешеләрнең тиешле дәрәҗәдә квалификациягә ия булмавы, һава шартларының начар булуы. "Аэрофлот"ның Мостай Кәрим исемен йөртүче самалеты Мәскәүдән Мурманскига очып китеп бераздан кире әйләнеп кайтты. Төшеп утырганда ул койрык өлеше белән җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычның арткы өлешендәге кешеләр һәлак булды.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25291
фотоmosmonitor.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа