Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Самосвал башта җиңел машинаны изә, аннан йортка бәреп керә - бер кеше һәлак

Уфа районының Михайловка авылында 2006 елгы кыз йөк машинасы тәгәрмәче астында калган. Фаҗига бүген иртән Ленин урамында булган. «Shacman» чит ил самосвалы тауга таба китеп барганда, машинаның тормозы эшләми башлый.

Авыр йөк машинасы иң элек юлындагы «Лада Ларгус» машинасын җимерә, ә аннары, авып, торак йортка килеп бәрелә, дип яза Кызыл таң.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә якындагы тукталышта торган үсмер кызның гомере өзелә. Йөк һәм җиңел машиналар водительләре авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

13 яшьлек кыз фаҗига урыныннан ерак түгел урнашкан музыка мәктәбенә җыенган, тукталышта автобустан төшкән генә булган...

 

Фото: Дорожный патруль Уфа.

http://matbugat.ru/news/?id=23472

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса