Өч бертуган кыз әтиләрен үтергән
Мәскәүдә булган бу фаҗига бөтен илне тетрәндерде: анда өч бертуган кыз әтиләрен пычак белән кадап үтергән. Кызларга 19, 18 һәм 17 яшь, дип хәбәр итә Интерфакс.
Күршеләре бу ир турында бик кырыс булуын, кызларын мыскыл итеп кычкыруын сөйли. Әниләрен ул ни сәбәпледе өйдән куып чыгарган булган, балалар әтиләре белән бик озак вакыт үзләре генә яшәгән.
Әтиләрен үтергәч кызлар үзләре үк полиция чакырган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
фото53news.ru
http://tulachi.ru/news/novosti/och-bertugan-kyz-tilren-tergn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа