Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Әнисен вәхшиләрчә үтергән 12 яшьлек малай хирурглы "уйнаган" булган

Санкт-Петербургның Стасов урамында урнашкан фатирда коточкыч хәл булган: 12 яшьлек малай әнисен үтергән. Хатын-кызның мәетен ярганнан соң аның эчендә металл пластинкалар һәм чүпрәкләр табылган.

Җинаятьтә 12 яшьлек малай гаепләнә. Фаразлар буенча, ул башта малай  әнисенә кайнап чыккан су койган һәм тәнен кискәләгән. Аннан соң аның җансыз тәне белән уйнаган - аңа төрле вак предметлар тутырган.

«Невские новости»хәбәр итүенчә, малай үзен хирург ролендә күз алдына китергән.
 
Малайның психоневрологик диспансерда исәптә торуы мәгълүм, ул акылга зәгыйфьрәк булган. Фаҗигага кадәр ул кием шкафына ут төрткән һәм су кранын ачып калдырып өйне суга батырган булган.

Икенче версия буенча, хатын-кызның бавырында проблемалары булу сәбәпле үлгән, дип фаразлана. Улы җәрәхәтләр ясаганчы ук ул үле булырга мөмкин.

Шулай ук хатынның ире дә аңа һөҗүм итәргә мөмкин дигән фаразлар да бар. Ир әлегә хатынын үтерү турында игезәк улларының икенчесе хәбәр итте дип бара.

Фаҗига булган көнне ир үзе дә, игезәк малайларның да өйдә булуы мәгълүм, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

mega

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/nisen-vkhshilrch-tergn-12-yashlek-malay-khirurgly-uynagan-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса