Коточкыч авариядә имгәнгән бала хастаханәдә үлгән
Ике яшьлек баланы коткара алмаганнар
Татарстанда йөк машинасы белән җиңел автомобиль һәлакәтендә зыян күргән бала хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига бүген кичке дүрт тирәсендә Чистай-Түбән Кама юлында Борок авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча «КИА» автомобиле руле артындагы 28 яшьлек хатын-кыз бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» белән бәрелешкән.
Автоледи урында ук үлгән. Чит ил машинасындагы ир-ат белән баланы авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.
«Ике яшьлек баланы коткара алмаганнар, ул имгәнүләрдән үлгән. Хәзер һәлакәт урыннында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», диелгән ведомство хәбәрендә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/kotochkych-avariyad-imgngn-bala-khastakhand-lgn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа