Казанда танылган эшмәкәрне шартлатканнар
Казанда танылган эшмәкәр Михаил Скоблионкны шартлатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.
Скоблионк һәм аның ярдәмчесе шартлау вакытта Аркылы Нокса урамындагы офиста булган. Агентлык мәгълүматлары буенча, эшмәкәргә шартлаткыч салынган посылка биргәннәр. Шуны ачкач, шартлау яңгыраган.
Чаганак мәгълүматлары буенча, эшмәкәрнең бите янган. Ул хәзерге вакытта хастаханәдә офтальмология бүлегендә дәвалана.
фотоks-region69.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа