Иркутск өлкәсендә Ми-8 вертолеты һәлакәткә очрап, кешеләр үлгән
Иркутск өлкәсендә Ми-8 вертолеты һәлакәткә очрап, өч кеше үлгән, дип яза «Татар-информ» РИА Новостига сылтама белән.
Узган якшәмбедә «Ангара» авиакомпаниясе вертолеты Усть-Кутадан геолог-разведка эшләренә киткән. Экипаж әгъзалары билгеләнгән вакытта элемтәгә чыкмаган. Озакламый очкыч җимерелгән килеш табылган.
Хәзерге вакытта фаҗига урыныннан һәлак булучыларның җәсәдләрен транспортировкалау мәсьәләләсе хәл ителә. Ведомствоара комиссиясе белгечләре һәлакәт сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.
фотоfishki.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа