Җир убылган
Уфаның Нижегордока бистәсендә хасил булган чокырга машиналар төшкән.
Бүген төнлә Болотная урамындагы 7нче йорт янында 1,5 метр тирәнлегендәге чокырга ике машина төшкән.
Җир убылган урында бөтен төр ашыгыч ярдәм хезмәтләре җыелган. Биредә суүткәргечкә зыян килгән, "Уфаводоканал" хезмәткәрләре аны бетерү өстендә эшли.
Мондый хәлләр башкалада әле монда, әле тегендә кабатланып тора. Туфрак төзелешен өйрәнүче хезмәтләргә күптән уянырга вакыт.
фотоФото: Фото BNEWS сайтыннан
https://www.kiziltan.ru/obchestvo/15891-ufada-ir-ubylgan.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа