Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Фаҗигаләр

Фото: Балык Бистәсе районында җил түбәләрне алып ташлаган

Түбәләргә зыян якынча 450 квадрат метр мәйданда салынган

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Балык Бистәсенең Урахча авылында берничә бина һәм төзелеш обьектының өлешчә түбәләрен алып ташлаган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбәләргә зыян якынча 450 квадрат метр мәйданда салынган. Мәктәп бинасы, авыл мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет өлешчә түбәләрсез калган. Башка обьектларга зыян салынмаган. Җәрәхәтләр алучылар юк.

112 бердәм экстрен хезмәтенә Балык Бистәсеннән хәбәр кичә көндез килеп ирешкән. Урында зыянны бәяләү һәм төзекләндерү эшләрен планлаштыру буенча район администрациясенең комиссиясе эшли.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев