Балык Бистәсендә 9 яшьлек малайны бәрдереп киткән автомобильче тоткарланды
9 сентябрь көнне Күки авылында билгесез бер машина куркынычсыз тизлекне сакламый һәм юл кырыена чыгып 2009 елгы малайны бәрдерә.
Иң аянычы, малайга тиешле ярдәм күрсәтмичә, фаҗига урыныннан китеп бара. Бәхеткә каршы, малай җиңелчә тән җәрәхәтләре генә ала.
Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең эзләнү-тикшерү чаралары уздыру нәтиҗәсендә малайны бәрдергән машина һәм аның йөртүчесе ачыклана. Ул Балык Бистәсе мировой судьясы карары белән 1 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Автор Илгиз .Җамалиев.
фото ОГИБДД
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа