Балык Бистәсендә полицейскийга көч кулланучыга җинаять җәзасы яный
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы прокуратурасы 30 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.
Ул РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (үз вазифаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану). Беренчел тикшерү барышында ачыкланганча, 2024 елның 24 мартында 13:15 тирәсендә гаепләнүче шәхси йорт ишегалдында полициянең участок уполномоченные янына килгән. Полицейский формада булган һәм гаепләнүченең хокукка каршы гамәлләре турындагы хәбәр буенча килгән. Аңлы рәвештә ир-ат полиция хезмәткәренең аягына тибеп, аңа физик авырту китергән.
Гаепләнүче үз гаебен танымады һәм Россия Федерациясе Конституциясенең 51 маддәсендә каралган хокуктан файдаланып, күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Балык Бистәсе район судына тапшырылды.
Прокурор мөнбәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа