Балык Бистәсенең бер сәрхүше “туксан тугызлысы” белән юл киселешендәге юл киртәсенә барып бәрелә
Бу аракы дигәннәре кешенең үз-үзен саклау инстинктын да җиңәрдәй көчкә ия билләһи. Югыйсә, исерек хәлдә руль артына утырмас иде адәм баласы. Бәрелеп үлү дә куркытмый, зур штрафлар да, таныклыксыз калу да өркетми аларны. Исереккә диңгез тубыктан диләр шул. Агымдагы ел башыннан районда исерек хәлдә руль артына утырган 43 автомобильчене тоткарлаганнар...
Бер сәрхүш "туксан тугызлысы" белән Балык Бистәсе -Бәтке юлы киселешендәге юл киртәсенә барып бәрелә. Ә граҗданин Г. машинасына ике хатын-кыз утыртып Балык Бистәсе -Котлы Бөкәш юлында кәеф-сафа корып йөргәндә тоткарлана.
Полиция хезмәткәрләреннән качып котылырга маташучылар да бар икән. 17 июнь төнендә Корноуховода полиция хезмәткәрләре төнге 11 ләр тирәсендә шикле күренгән "унбишле"гә туктарга боералар. Әмма машина кинәт тизлек җыеп качарга омтыла, ләкин ерак китә алмый. Бер борылышта коймага килеп төртелә. Артка чигенмәкче булып полиция машинасына бәрелә. Тагын китә куыш. Сазлы урынга кереп баткач кына туктый "унбишле". Машинадан сигез кеше сөйрәп чыгаралар полиция хезмәткәрләре. Берсенең туган көнен үткәреп, шашлык ашап, сыра эчеп кайтып килешләре икән. Араларында өч балигъ булмаган үсмер дә була. Ә руль артындагы гражданин Е. полиция хезмәткәрләренең күптәнге танышы икән. 2016 елда гына ике мәртәбә руль артында исереп тоткарланып 60 мең сум штраф түләгән булган. Бу юлы жинаять җаваплылыгына тартыла инде бу "герой". Олы Әшнәктә дә руль артына исерек хәлдә утырып кәеф-сафа корып йөрүче Спас егете дә участок инспекторыннан качып котылмакчы була. Ун тәүлеккә утыртып куйгач кына бераз тынычлана инде. Котлы Бөкәштән Зәңгәр Күлгә таба баручы "Приора" автомобилендә дә дөм исерек ир-егетне тоткарлыйлар. Шуның өстенә таныклыгының да срогы чыккан икән.
Гүзәл затларыбыз да кимен куймыйлар. Шумковода 1976 елгы бер ханым исерек хәлдә кибеткә менгән. Җитми калган инде күрәсең. Ә икенче бер ханымны төнге сәгать бердә Балык Бистәсендә тоткарлыйлар ЮХИДИ хезмәткәрләре. Ахирәте белән шактый гына кәеф-сафа корып утыргач өенә илтеп куймакчы булган икән. Наркотиклар тәэсирендә исерек хәлдә руль артына утыручылар да очраштыргалый икән хәзер. Май ахырында гына шундый берәүне тоткарлаганнар.
Ярый ла, исерек шофер үз сәламәтлеген, гомерен генә куркыныч астына куйса, алар бер гаепсез кешеләрне харап итәләр бит. Андый очраклар дистәләгән, йөзләгән. Әле ярый бу язмада телгә алынган сәрхүшләрнең берсе юл читенә төшеп ауганда, икенчесен юл киртәсе туктаткан, калганнарын полиция хезмәткәрләре тоткарлаганнар. Әгәр каршы як хәрәкәт полосасына чыксалар, аннан килүче машинага бәрелсәләр... һәлакәт ясаулары да бар бит. Барыбыз да руль артына исерек хәлдә утыруның җинаятькә тиң гамәл икәнен беләбез ләбаса. Беләбез, әмма утырабыз яки башкалар утырганны тыныч кына карап торабыз. Исереп руль артына утыручы күктән төшми ләбаса. Ул кемнеңдер ире, улы, дусты, танышы, күршесе... Кыскасы, кемнең дә булса күз каршында утыра бит ул рульгә. Аны бу куркыныч адым ясаудан туктатырга кирәк. Әгәр үзебезнең кулдан килми, сүзебез үтми икән, полициягә хәбәр итүдән дә тартынмыйк, җәмәгать. Барлык җинаятьләрне битарафларның дәшми калып килешүеннән килеп чыга диләр бит. Ә исерек автомобильченең бүген минем, иртәгә синең каршыңа чыгуы бар. Шуны онытмыйк, битараф булмыйк!
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев