Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Фаҗигаләр

Балык Бистәсендә тагын берничә юл һәлакәте төркәлгән

Җәйнең ике аенда районыбыз юлларында 12 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 2 кеше һәлак булды 14 кеше яраланды. Августка аяк бастык кына әле. Әмма автомобильчеләр 5 авария ясарга өлгерделәр инде. Аларның берсе үлемгә китерде, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 1 июньнән бүгенге көнгә кадәр руль артына исерек хәлдә утырган...

"Кышкы, көзге,язгы юл шартлары начар чорларда да бу кадәр авариянең булганы юк иде. Әллә эссе һава торышы башларына суга инде, әллә хәрәкәтнең интенсивлыгы тәэсир итә",- дип аптырыйлар ЮХИДИ хезмәткәрләре.

3 август көнне М-7 "Волга" автомобиль юлының 928 чакрымында "Лада Калина" автомобилен йөртүче Ф. хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламый. Руль идарәсен югалтып чакрым баганасына бәрелә һәм кюветка каплана.

Нәтиҗәдә «Лада»ның 3 пассажиры, шул исәптән 5 һәм 14 яшьлек балалар төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алалар. Балаларның берсе куркынычсызлык каешы белән каптырылган, икенчесе "бустер" тибындагы утыргычка утыртылган була. ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, бу балаларны авыррак җәрәхәтләрдән саклап калган да инде.

Ә 8 август көнне шулай ук тизлекне чамадан тыш арттырудан килеп чыккан фаҗиганең нәтиҗәләре аянычырак. Шул ук автомобиль юлының 886 чакрымында ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл кырыена төшеп каплана.

1966 елгы пассажир алган авария урынында ук һәлак була. Икенче пассажир авыр тән җәрәхәтләре белән республика клиник больницасына озатыла.

Акрынрак барсаң ераграк китәрсең, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде. Тизлек режимын сакла, автомобильче! Сине өеңдә якыннарың көтә.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемдә: авария нәтиҗәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев