Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Балык Бистәсендә булган авариядә ике кеше һәлак булды

Ел башланды гына әле. Ә районыбыз юлларында булган фаҗигаләрдә 4 кеше һәлак булды инде.

1 февраль көнне кичке 19 сәгать 40 минутта Мәскәү-Уфа юлының 916 чакрымында Киа-Сид автомобилен йөртүче Һава шартларын исәпкә алмый, куркынычсыз тизлекне сакламый һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып "Фредлайнер" йөк авомобиле (фура) белән бәрелешә.

Киа йөртүче 1982 елгы ир-егет, аның 1983 елгы пассаҗиры алган травмаларыннан фаҗига урынында һәлак булалар. Икенче пассаҗир авыр тән җәрәхәтләре белән республика клиник больницасына озатыла.

Киа шоферы узган ел гына тизлекне арттырган өчен 12(!) мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булган. Акрынрак барсаң ераграк китәрсең дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.

Илгиз Җәмәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев