Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Фаҗигаләр

Балык Бистәсендә бер йорт тулысынча янып беткән

Күптән түгел районыбыздагы "Камские Зори" бакчачылык ширкәтендә бер йорт тулысынча янып бетте.

Тикшерү барышында янгынның газ җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыгуы ачыкланды. Төгәлрәк әйткәндә, газ баллонын шлангка тиешенчә тоташтырмаганнар. Нәтиҗәдә газ чыгып торган. Ә комфорканы кабызгач, ут йорт эчен чолгап алган.

Мондый фаҗигаләр кабатланмасын дисәгез, төзек булмаган газ приборларыннан файдаланмагыз, алар янәшәсенә йорт җиһазлары, башка янучан предметлар урнаштырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев