Балык Бистәсе районында фура җәяүлене бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 912нче километрында килеп чыккан.
Балык Бистәсе районында Воронеж өлкәсенең "Скания" фурасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 912нче километрында килеп чыккан.
Һәлакәт аркасында 47 яшьлек ир-атны Балык Бистәсе районы хастаханәсенә алып киткәннәр.
Һәлакәт булган урынга 5нче зона янгын-коткару ортяды, полиция хезмәткәрләре килгән.
фотоhttp://meleon.ru
http://saby-rt.ru/news/novosti/balyk-bistse-rayonynda-voronezh-lkse-furasy-yalene-brdergn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев