Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗигаләр

Казанда ашыгыч ярдәм машинасы һәлакәткә юлыккан: табиблар авыр хәлдә

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән - 5:40 сәгатьтә булган: Р.Зорге урамында ашыгыч ярдәм машинасы "Богдан" автомобиле белән бәрелешкән.

Һәлакәт аркасында ике медицина хезмәткәренең сәламәтлегенә зыян килгән. Авыр хәлдә алар хастаханәгә озатылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, уң як полосага күчергә ниятләгән җиңел автомобиль әлеге рәттән баручы ашыгыч ярдәм машинасына бәрелә. Бәрелеш каты булган: "Богдан" машинасын - трамвай юлына, ә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте машинасын - метро корылмасына "алып ташлый". Ике медицина хезмәткәре - 1987 елгы хатын-кыз һәм 1983 елгы ир-ат тән җәрәхәте ала. Аларның берсе башы белән каты бәрелгән, икенчесе аягын нык имгәткән. Авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән хезмәткәрләргә операция ясалган.

Алар реанимация бүлегендә дәвалана, хәлләре авыр, диелә.

http://intertat.ru

Фотосы:news.sarbc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев