Аягында нык тора фермер
Авыл кешеләре бүген күбрәк үз эшләрен ачып, шунда хезмәт куеп яшәүне үз итәләр.
Әнә шуңа районыбызның һәр төбәгендә диярлек крестьян фермерлык хуҗалыклары үсеп чыктылар. Шул җирлектә эш сөючән авыл кешеләре гаилә фермалары оештырып, хезмәт куялар. Бу яктан мөгаен Зәнгәр Күл авылын күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкиндер. Бәләкәй генә бер авылда өч фермерлык хуҗалыгы оешып эшләве шуңа ишәрәли. Дистә еллар элек үз эшчәнлеген башлаган Вазыйх Хәмидуллинны бүген шактый ныгып җиткән хуҗалык дип атарга була. Үз көнен күрер өчен бөтен мөмкинлекләр бар аның. Әле кккүптән түгел генә җиткезеп килгән фермасында мөгезле эре терлекләрнең баш санын 50 гә җиткерергә планлаштырыла. Бүгенгесе көнне ферма янәшәсендәге утарда 30 баш үгезе йөри аның. Киләчәктә фермер савым сыерларына күчәргә планлаштыра. Ни дисәңдә аның фермерлык хуҗалыгын алып бару, көндәлек чыгымнарны капларга һәр көнне акча да күп кирәк бит.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев