Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Эшмәкәрлек

Табыш алырга омтылган кеше теләгенә ирешә ала

Күптән түгел генә Татарстан республикасында балалар оешмасы советының утырышы булып үткән иде. Ул һәрдаим Боровое Матюшинода "Волга" балалар үзәгендә оештырылып тора. Анда мастер дәресләр үткәрәләр. Безнең район укучылары да монда катнашып район дәрәҗәсен якладылар.

Әлеге дәресләрнең берсен эшмәкәр Шамил Әхмәдуллин алып барды. "Эшмәкәргә иң беренче чиратта нәрсә кирәк?"-дигән сорауга җавап эзләде ул. Бу тема, минемчә, укучылар өчен иң кызыклысы булгандыр. Шамил җиде юнәлешне иң беренче чиратта белү кирәклеген ассызыклап үтте. "Бу эшне башлап җибәрү өчен көчле теләк кирәк. Бу үзең өчен тиз арада нәрсәдер эшләү түгел, ә халыкка яраклы эш башкару. Эшне жайга салганчы акчаң булуы кирәк. Аннан соң ышанычлы партнерлар җыясың, яхшы төзелгән бизнес-план төзисең. Моннан тыш зыялы баш бухгалтер, иминият ясату һәм гаиләнең теләктәшлек итүе бик мөһим",-ди ул.
Булачак эшмәкәр үз көченә таянырга һәм ышанырга тиеш. Чыганаклардан күренгәнчә, чит илләрдә, мәсәлән, гаилә корганчы ук эш башлап җибәрәләр. Билгеле бер уңышларга ирешкәннән соң гына өйләнәләр. Чынлап та, барысы да шулай катлаулымы? Шундый берничә сорау белән районда яшәүче эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иттем, фикерләрен белергә булдым.
"Воздушная радуга" агентлыгы җитәкчесе Олег Емельянов түбәндәгеләрне сөйләде:
-Табыш алу үзе бер күңелле. Керемне билгеле бер югарылыкта тоту эшмәкәрнең осталыгы. Минем өчен мондый эштә якыннарымның терәк, таяныч булуы ярдәм итә. Башлангыч этапларда дәүләт ягыннан стимул булуы кече бизнес өчен бигрәк тә мөһим. Минемчә, без дәүләт казнасына аз акчалар түләмибез.
Алия Хәбибуллина.
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев