Балыкбистәлеләр игътибарына: тирес саклау таләпләр катгыйлана
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен якын көннәрдә тагын бер яңалык кертергә исәп итүләре, ул да булса терлекчелек фермалары тирәсендә тирес өемнәре аунап ятуны катгый тыю мәсьәләсе күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.
Таләпләр нигезендә аны махсус базлардада туплап сакларга кирәк булачак. Ә базның тирә-ягы койма белән әйләндереп алынырга тиешлеге дә күрсәтелгән әлеге таләпләрдә. Кыскасы, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә эш өстәлеп кенә тора. Аның һәркайсы әле зур чыгымнар да таләп итә бит. Без район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән әнә шуларны урыннарда күреп өйрәнү уе белән юлга чыктык.
Бүген соңгы заман таләпләре нигезендә төзелгән эре комплексларда барысы да алдан уйланылган, халыкча итеп әйткәндә"канализация системасы" тоткарлыксыз эшли. Бу нияттән, мөгаен, "Кулон-Агро"хуҗалыгының 1200 баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә буладыр. Биредә шул хәтле күп терлек асрала дип һич кенә дә уйламыйсың. Ферма биләмәсендә чисталык -пөхтәлек күзгә ташлана, тирес исе дә сизелми. Юл читләрендә яшеллек, чәчәкләр үсеп утыра. Бина эче дә һәрвакыт җилләтелеп тора, чит әче ис тоймыйсың, маллар алдына таратылган хуш исле яшел масса исе генә борынга бәрелә.
Каз Чаллы авылы янәшәсендәге иң эре дуңгызчылык комплексы биләмәсендә дә тулы тәртип, яшеллеккә зур игтибар бирә башлаганнар. Җәй айларында койма буйларына бер меңән артык төрле агач үсентеләре утыртканнар. Аны әле киләчәктә дә дәвам итәргә исәп итәләр. Юлларга вак таш түшәлгән, җәяүлеләр һәм кергән транспорт өчен дә бик уңайлы. Комплекс директоры Фәнис Садыйков безгә һәр бинада тирес туплану урыны булуы һәм аны 10 көнгә бер мәртәбә чистартып түгүләрен искәртте. Инде 3мең тонна тиресне 120 гектарлы махсус участокларына ташып өйгәннәр. Тиздән үзләренең тирес туплау урыннарын булдырырга планлаштыралар. Бу төзелеш өчен якынча 2,5 миллион сум чамасы акча тотылыр дип уйлыйлар. Инде шактый олы мәйданда ике котлаван казытканнар. Якын көннәрдә аларның төбенә һәм тирә ягына калын полиэтелин пленка түшиячәкләр. Кирәкле төзелеш материалларын күптән складка кайтарганнар. Әлеге базда тупланган тирес тирә-юндәге табигатне, сулыкларны пычратудан ышанычлы төстә саклаячак. Чөнки, бу калын стеналы пленка ертылмый, чыдамлы бик озак саклана. Комплекс тирәсен биек койма белән әйләндереп алганнар. Эчкә үтәргә теләгән кешенең документлары тикшерелә һәм махсус җурналда теркәлә. Керүчеләргә аякларына бахил, өсләренә халатлар бирәләр.
Без бу көнне Күгәрчен авылы янәшәсендәге ит комбинатында да соңгы заман таләпләре нигезенә эшләнә торган яңа җиһазлар белән таныштык. Янәшәдә булачак терлекчелек биналарыннан чыккан тирес туплау урынын инде күптән эшкә хәстәрләгәннәр. Ә киләчәктә алар аны кырга ташымыйча, бу терлек тиресен үзләрендә биологик ягулык җитештерүдә файдаланырга исәп итәләр.
Замана әнә шулай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдына да яңа таләпләр куя. Аны һәркем белеп торырга, алда ни көтәсен тоеп яшәргә, заманча үзгәрешләр кертергә алдан әзерлек чарасы күрергә тиеш. Шулай булса , әйләнә- тирә мөхитебез дә пычранмас, чиста, саф булыр иде.
Идрис Аметов.
Фотосы: forumhouse.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев