Дамир Нәбиуллин:»Ураза тотуның мөһим шартлары булып мөселман булу, үз акылыңда булу һәм балигълык яшенә җиткән булу тора.»
Тиздән бөтен ислам дөньясы өчен изге һәм кадерле булган Рамазан ае башлана. Әлеге шәриф ай һәм аның хасиятләре турында без авылыбызның «Иман нуры» мәчете мөгаллиме Дамир Нәбиуллин белән сөйләштек.
– Дамир абый, әйтегез әле, быелгы Рамазан ае кайчан башланып, кайчан тәмамлана?
– Быел Рамазан ае 18 февраль көнне башлана. Бу көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла, 19 февраль көнне уразага керәбез. 19 март көнне соңгы ураза тоту көне булып, 20 мартта Ураза гаете бәйрәмен каршылыйбыз.
– Нәрсә ул ураза? Аның асылы нидән гыйбарәт?
– Ураза тоту Рамазан аенда Ислам диненең өченче нигезе булып тора, фарыз булган гыйбадәт. Фарыз ул – бернинди икеләнүләрсез, бәхәсләрсез, сүз көрәшүләрсез үтәлергә тиешле гамәл. Ураза тоту да мөселманнарга фарыз булды. Чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәннең «Әл-Бәкара» сүрәсенең 183 аятендә әйтә: «Әй иман китергәннәр! Ураза элеккеләргә фарыз булган кебек, фарыз булды сезгә дә. Бәлки, куркырсыз инде!». Ураза тоту – таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан тыелып тору дигәнне аңлата. Ураза тотуның мөһим шартлары булып мөселман булу, үз акылыңда булу һәм балигълык яшенә җиткән булу тора.
– Дамир абый, ә кемнәргә ураза тотарга ярамый?
– Аллаһ Тәгалә безгә көчебез җитмәгәнне йөкләми. Кайбер сәбәпләр аркасында ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу: авырган вакытта, сәфәрдә булганда, ураза тотмаска көчләп мәҗбүр ителгәндә, йөкле вакытта һәм бала имезгәндә, ачыгуга һәм сусауга түзәрлек булмаса. Әмма бу сәбәпләр юкка чыгуга кеше каза уразасын тотарга тиеш була, ягъни көнен көнгә тотып чыгарга. Картлык сәбәпле яки хроник авыру булып, ураза тотарлык терелә алмаса ул кеше фидия түли, ягъни калдырган һәр көне өчен мохтаҗларны, фәкыйрьләрне, ураза тоткан кешене тукландырырга тиеш була.
– Ә фидия сәдакасенең күләме күпме? Аны кем билгели?
– Фидия күләмен һәм фитр сәдакасе күләмен Татарстан Республикасы Диния нәзарәте билгели. Фитр сәдакасы ураза тотучы тарафыннан бирелә. Бу тоткан уразаларыбызда бераз кимчелекләр булса, аларның гафу ителүенә өмет итеп бирелә торган, Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең бер өлеше. Ул тоткан уразаларыбызның кабул булуына бер сәбәп булып, мөэминне газаплы үлемнән һәм кабер газабыннан коткара. Быел фидия күләме 450 сум, ә фитр сәдакасының иң аз күләме 200 сум дип билгеләнде.
– Дамир абый, ә фитр сәдакасен бирүнең нинди тәртипләре бар?
– Фитр сәдакасы Рамазан аенда Ураза гаете бәйрәменә кадәр бирелә, соңга калса гади сәдака булып китә. Бу сәдаканы мәчетләргә дә бирергә мөмкин, ул анда аерым исәпләнеп, мәчетнең ихтыяҗларына тотылмый, ә ниндидер сәбәп белән мохтаҗ булган кешеләргә бирелә.
– Дамир абый, ураза тотуның өстенлекләрен һәр хак мөэмин-мөселман да белә. Шулай да аларны тагын бер кат барлап чыгыйк әле.
–Ураза тотуның өстенлекләре бик күп: әхлагыбыз нигезләрен ныгыта, рәхим-шәфкатьлелек хисе уята, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә өйрәтә, сәламәтлегебезгә уңай тәэсир ясый, сабырлыкка өйрәтә, Җәннәткә керүгә сәбәпче була, Кыямәт көнендә ураза шәфәгатьче була, Аллаһ Тәгалә ураза тотучының догасын кабул итә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Барчабызга да уразаларыбызны тотып, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булса иде. Әәмин.
Әңгәмәне
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia