Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Татарстан мөфтие җомга намазын Грозныйның “Чечня йөрәге” мәчетендә укыды

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте делегациясе Бөтендөнья Ислам конференциясендә катнаша.


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын "Чечня йөрәге" мәчетендә укыды. Әлеге мәчет Чечня Республикасында төп мәчет санала һәм ул Әхмәт хаҗи Кадыйров исемен йөртә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәТатарстан мөселманнарының Диния нәзарәте делегациясе хәзер эш сәфәре белән Чечня Республикасында. Делегация составында Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Советының уку буенча сәркатибе Рөстәм Нургалиев та бар.

Алар Бөтендөнья Ислам конференциясе эшендә катнаша. Бүген мөфти җитәкләгән делегация фикъһ мәсьәләләренә һәм мәзһәбләргә багышланган утырышларда катнаша. Делегация атна ахырына кадәр дәвам итә.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).

«Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев