Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Республикабыз Динния нәзарәте яңа-2016 елны “Хәнәфи мәзһәбе елы” дип игълан итте

"Хәнәфи мәзһәбе мәктәбе- ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без әлеге юлны дәвам итәргә тиеш.

Ел кысаларында хәнәфи мәзһәбе галимнәренең китапларын чыгару. Төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасы уздыру һәм башка чаралар каралган", диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Атна вакыйгалары"на биргән әңгәмәсендә.

Без- сөнниләр,хәнәфиләр. Бу болгар бабаларыбызның 922 елда ихтияри кабул иткән, гасырлар буе гамәл-гыйбадәт, тормыш-көнкүреш кылып өммәтенә амәнат итеп калдырган туры юл. Без- аларның варислары киләчәктә дә шул юлдан тайпылмыйча алга барырга, мөкатдәс рухи байлыгыбызны яш буынга тапшырырга бурычлыбыз.

Аллаһының рәхмәте белән халкыбызга дин иреге бирелеп 20 елдан артык хөррияттә яшибез. Авылларда, шәһәрләрдә мәчет, гыйбадәт йортлары төзелде. Коръән, хәдис китаплары күпләп бастырылды. Мәктәпләрдә "Дини мәдәният нигезләре" укытыла башлады.

Әмма үзен мөселман дип санаган кайбер татар затлары матди дөнья мәшакәтьләренә бирелеп тәүлектәге 24 сәгатнең 40 минутын гына булса да гыйбадәткә- Аллаһының әмерен, пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәргә вакыт тапмый, балаларын да өйрәтми. Нәтиҗәдә гөнаһлы адәмнәр төрле кайгы-хәсрәт, авыру, яман гадәтләр колы була, бозык юлларга баса.

Яшәештә көрәш дәвам итә. Иблис-шәйтан йоклап ятмый. Соңгы вакытта дөнья бик нык буталчыкланды. Алда ни буласын бер Алла белә. Аһ-ваһ итеп телевизор карап утырасы түгел, иҗтиһад итеп гамәл кылырга вакыт. Вөҗдан иреге- вөҗдансызлык, имансызлык түгел. Коръәндә, хәдистә гакыйл, балигъ булган һәр балага намаз тәртибен өйрәтегез диелгән.

Без укый торган традицион Әбү Хәнифә тарикатендә дөрес итеп үти белгән кеше, кайда гына булса да башка традицион булмаган, шикле, радикаль-экстремистик агымнарга иярмәс, ялгыш юлга басмас.

Мәктәп, мәчет- мәхәллә,һәр ата-ана бергәләшеп иҗтиһад итсәк бу изге максатка ирешә алыр идек.Җөмһүриятебез Диния нәзарәте игълан иткән"Хәнәфи мәзһәбе елы" бу нияттә зур мөмкинлекләр ача.

Яңа ел мөбарәк, дөньялар тыныч, имин булсын. Изге эшләребездә аллаһы тәгалә ярдәмче булсын. Иләһи Амин!

Шириаздан хаҗи Гарипов.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини