Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Әманәтне үтәсәң грипп та йокмас

Коръәндә, пәйгамбәребез сөннәтендә әйтелгәнчә, галимнәр, табиблар өйрәткәнчә кешенең сәламәтлеге үз кулында.

Аллаһ Тәгалә безгә гомерне (якынча 100- 150 ел) һәм саулыкны саклап, кадерләп тоту өчен әманәт итеп биргән (17/82 "Исра" сүрәсе). Аны үтәү юлларын да бәйнә-бәйнә аңлаткан.
Әманәтне үтәсәң зур савап (сәламәт, имин буласың, чирләр дә иярми...), үтәмәсәң зур гөнаһ ( кайгы-хәсрәттән, чирдән башың чыкмый). Табиблар быелгы гриппның Татарстанда февраль урталарында киң таралуын фаразлыйлар.
Хәзер гриппка каршы прививка ясатуның да срогы чыккан. Ә нишләргә соң? Мәскәү шәһәренең баш терапевты Леонид Лазебник грипптан һәм башка вируслы инфекцияләрдән саклануның бик гади, шул ук вакытта нәтиҗәле ысулын тәкъдим итә. "Мин һәркемгә көн саен иртән һәм кичен борын куышлыкларын сабынлы су белән юарга тәкъдим итәм. Шулай ук тамак һәм авыз куышлыгын гади су белән чайкауның да файдасы зур",ди ул. Бу процедураларны даими рәвештә үтәгәндә кеше грипп һәм башка вируслы инфекцияләр белән чирләми дип саный табиб. Ул тәкъдим иткән киңәшләр мөселманнарның биш вакыт намазга һәм шәригать кушкан башка гамәлләрдә даими тәһарәтләнеп йөрүгә туры килә, ләбаса.
Шәхсән мин үзем тәһарәтләнеп намаз укый башлаганнан бирле андый зәхмәтләрдән арындым. Әлхәмдулилләһ! Әманәтне истә тотып сөннәт буенча тәһарәтләнсәң, табиб кушканча сабын суы да куллансаң һәм башкаларны җиренә җиткереп үтәсәң бернинди чир дә йокмас,иншаллаһ! Моңарчы әманәтне үтәмәгән булсаң да бу вәгазне укыгач "җиңнәреңне сызган". "Иҗтиһад ит, эшкә башла, гомер узып барадыр". Саулыкның иң зур байлык булуын онытмыйк.
Мөгаллим Шириаздан хаҗи.
Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әманәт