Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Хаҗга укытып озаталар

Бу атнаның якшәмбе көнендә, 2 августта, "Әниләр" мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хаҗ" программасы нигезендә изге сәфәргә баручылар өчен беренче дәресләр уздырыла.

Дәресләрдә булачак хаҗиларга хаҗ кылу тәртипләрен, үзенчәлекләрен аңлатачаклар. Әлеге гыйлем бирү программасы изге сәфәргә әзерләнүгә аерым бер зур игътибар бирә. Хаҗиларга изге сәфәр кысаларында күп кешеләр арасында озак йөрергә туры килә, шулай ук гыйбадәтләрнең барысын вакытында, дөрес итеп үтәп чыгарга кирәк. Менә шуңа да алдан җитди әзерләнү бик мөһим.


Дәрес иртәнге сәгать 10да башлана, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46883

Фото: http://prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изге сәфәргә баручылар