Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Быел да Күгәрчен авылына “Изгеләр ашы”на халык күп килгән (фотолар)

"Изгеләр ашы" дигән төшенчә инде бүген беркемгә дә ят түгелдер. Сәхрәгә чыгып, аш-сулы табын артында Коръән укып, мәрхүм булган әби-бабаларыбызга дога кылып кайтуны халкыбыз элек-электән Изгеләр ашы дип йөрткән. Узган атнаның ял көнендә ул Күгәрчен авылында да үткәрелде.

"Изгеләр ашы" Күгәрчендә өченче ел рәттән үткәрелә. Аның урыны авыл читендәге Изгеләр зираты янында булу да тикмәгә түгел. Авылыбыз тарихчысы Габделхак Мингариповның "Авылым Күгәрченем" дип аталган китабында, тарихчы-археолог Р. Г. Фәхретдинов бу каберлекне авылга нигез салынган 1367 ел белән бәйли. Биредә мөселман кешеләренең җирләнүе, шуңа күрә халык телендә Изгеләр зираты дип аталуы хакында мәгълүматлар да бар. Болары, әлбәттә, тарихтан бер чигенеш, "Изгеләр ашы"ның изге урында үтүенә бер кереш өлеш кенә иде.
Һәр елдагыча, быел да "Изгеләр ашы"на халык күп килгән. Казаннарда аш, чәй кайный, табыннарга татлыдан татлы, тәмледән тәмле ризыклар, җиләк-җимешләр куелган. Бирегә килгән һәркем әлеге ашка үз өлешен керткән.
Табынга утырыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин сүз алып авылдашларга, килгән кунакларга олы рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә изге эшнең дәвамлы булырына ышандырды.
- Күңелләребез белән генә түгел, җаныбыз белән дә яхшы, изге нияттә булыйк. Күрше-тирә авылларда үткәрелә торган әлеге чараның хәзер бездә дә узуы барыбыз өчен дә куанычлы. Авылдаш егетебез Илдус Моталлаповның башлангычында керешелгән "Изгеләр ашы" хәзер авыл җирлеге карамагында булыр дип ышанып әйтә алам. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып тыныч тормышта яшәргә, күңел тынычлыгы белән эшләргә насыйп булсын, -диде ул.
Күгәрчен авылы имам-хатыйбы Низаметдин Гыймадиевның эчтәлекле вәгазе исә һәркем күңеленә дә үтәрлек. Аллаһыны танып, аңа иман китереп яшәүнең зарурилыгы аның сүзләренең мәгънәсенә салынган иде.
Өйлә намазы да шунда укылды. Шуннан соң гына җыелган халык табын артына утырышты. Итле аш, кайнар чәй, сый-нигъмәттән бүгенге тормышның муллыгын да күрергә була иде. "Изгеләр ашы"на, әйткәнемчә, һәркем үз өлешен керткән. Аш шулпасы өчен сарыклар, тавык, үрдәк итләре мулдан китерелгән. Бу көнне Коръән уку, ахырдан ил-көннәргә тынычлык, саулык теләп дога кылу, багышлаулар исә күңелгә үзгә бер тынычлыгын иңдерде кебек.
Фәрвәз Каюмова.
"Изгеләр зираты"
Ничәнчедер йөзьеллыкта,
Яшәгән, ди, монда авыл.
Беркем моны хәтерләми-
Онытылган тарихы аның.
Тау башында үсә каен,
Еллар кичә ел моңаеп.
Изге урынга өмет белән,
Килә халкым хәсрәт саен.
Аксакаллар, җыйнаулашып,
Догаларын монда укый.
Мир хакына, ил халкына,
Мәрхәмәтне күктән сорый.
Тау башында үсә каен,
Җир селкетә ябалдашын.
Юлаучылар үтә шуннан,
Карый-карый кабер ташын.
Утырып бер кырыена,
Кыйблага башын бора.
Кадер-хөрмәт, изгелектән,
Рәшәткәсен буяп уза.
Кемдер анда җирләнгәндер-
Тарих анысын хәтерләми.
Изгелек, шәфкатьлелеккә
Өмет, ният яши әле!
Габделхак Мингарипов,
тарихчы.
Күгәрчен авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев