Дин һәм без
Бушлай Хаҗга барыйм дисәң, бәйгедә катнаш
Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына.
Бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән килгән ир-атлар Коръәнне дөрес итеп укуда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.
- Бәйгенең максаты - Коръәнне өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиңүчеләргә зур бүләкләр каралган. 1нче урынны яулаучыга эшмәкәр Шакировлар гаиләсе олы хаҗга юллама бүләк итәчәк. 2нче урынга - гомрә хаҗына юллама каралган. Өченче урынны алучыны шулай ук кыйммәтле бүләкләр көтә, - ди Азнакай шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.
Чыганак: http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/10528-bushlay-ha%D2%97ga-baryiym-dis%D3%99%D2%A3-b%D3%99yged%D3%99-katnash.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев